Предыдущая публикация
Мин синең язларга
ел саен кайтырмын -
ничек тә көзләрне алдармын.
Беренче тын алып,
сөенеп балкыган,
чәчәге булырмын язларның.
Күз явын алырдай
сап-сары болында
карашны оялтып, нур уйнар.
Һәр сары чәчәкнең
үзәкне өзәрдәй,
мин булып багуын кем уйлар?...
Икебез яраткан
сап-сары төс булып,
хисләрем болынга агылгач,
Бу аның төсе, дип
барыбер танырсың,
исеңә төшереп сагынгач...
Г. Басыйрова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев