***
Язлар үтте, көзләр җитте димә,
Минем күңелемдә һәрчак яз!
Иркәләргә сине , юатырга җаным,
Йөрәккәем әле тулы наз .
Язгы ташу сыман ,кайный әле һаман ,
Әллә иркәм бер дә сизмисең ?
Минем наздан башка , ялгыз яшәп кара,
Юксынырсың , бик тиз шиңәрсең ....
Көзләрдә дә язлар кабатлана ,
Йөрәгеңдә ялкын сүнмәсә .
Яшәү дәрте , сөю хисе булса ,
Яшьлегебез әле үтмәс тә ,
Көч бирермен үзем , җитмәсә...
Иң җылысы , иң татлысы
Минем назларым бит ул !
Назларымда назланып кал ,
Көзем язларыннан шул !
Язлар үтте, көзләр җитте димә,
Шау чәчәкле җәйләр арада !
Зарланмачы, зинһар, җәзалама ,
Газаплардан бары арала .
Дәрья суы сыман,назым кайный һаман,
Нигә әле , иркәм, йөзмисең ?
Кочагыма кереп,сары майдай эреп,
Ләззәтләнү хисен белмисең ?
Шау чәчәкле җәйләрдә дә ,
Атмый икән чәчәк Абага .
Өмет итмә , өзгәләнеп көтмә,
Яшел яфрак кына бит ул - Абага !
Бар нәрсәне алмаштыра ,
Минем назларым гына !
Назларымда назланып кал ,
Гомер көзендәге язымда !
*************************************
САНИЯ ГАЛЯУТДИНОВА, ЯР ЧАЛЛЫ,
06.04.2016 ел .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23
БУКЕТИК для НАСТРОЕНИЯ !
http://dg53.mycdn.me/getImage?photoId=533939854615&photoType=3
БУКЕТИК для НАСТРОЕНИЯ !
http://dg53.mycdn.me/getImage?photoId=533939854615&photoType=3