Предыдущая публикация
Язлар белән сөю килде,
Гомер көзләре җиткәч .
Көтмәгән дә идем инде,
Яшем үрләрне үткәч .
Сөю икән шундый нәрсә ,
Яшеңне дә сорамый .
Дөрли ялкын, утта янам ,
Бернигә дә карамый .
Яныйк дисең, дөрләп яныйк,
Мәхәббәт ялкынында .
Сөюләрне җырга салып,
Тибрәлик дулкынында .
Син минеке , мин синеке
Булып яшәүме язган ?!
Өмет чаткыларыбызны,
Сүндермәдек бик аздан .
Язлар белән сөю килде,
Гомерләрнең көзендә .
Мәхәббәт яшәртә икән,
Җиткерәчәк йөзгә дә !
*****************************
Сания Галяутдинова ,
11.04.2016 ел .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6
Гомерләрнең көзендә .
Мәхәббәт яшәртә икән,
Җиткерәчәк йөзгә дә ! Матур!