Предыдущая публикация
------------------------------------------------
Кыр казлары кайта,ә син киттең,
Үзәкләрем калды өзелеп.
Яннарыма инде, син кайтмассың,
Кайтсалар да казлар тезелеп.
Тезелешеп кайта кыр казлары,
Синсез генә уза язларым,
Җырларыма салам сөюемнең,
Сиңа бирәлмәгән назларын.
Булсаң да син миннән еракларда,
Күң(е)лем синең белән сөйләшә,
Сагыш тулган җырларымның моңы,
Җаным булып сиңа эндәшә.
Бик сагындым,..яннарыңа синең,
Мин җырларым булып барырмын,
Җырлар белән,синең күңелеңдә,
Моңнар булып кына калырмын..
Моңнар булып кына калырмын.....С.Мокыйм. 27.03.2017.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3