Предыдущая публикация
(Анис Шаймарданов көй язды)
-------------------------------------------------
Зәңгәр күлмәк кигән,өзелепләр сөйгән,
Китте ярым, телеп йөрәкне,
" Күңелеңнән мине,,сызып ташла инде,
Оныт,"-диеп, өзеп үзәкне.
Гармунымны алдым,сузып күрекләрен,
Сайлап басмыйм кебек телләрен,
Гармун үзе сайлый, үзе уйный кебек,
Сагыш тулы,моңсу көйләрен.
" Оныт мине"-диде, онытырга булсам,
Сөймәс идем, өзеп үзәкне,
"Өз(е)леп сөйгән ярлар,ятка кала"-диеп,
Уйный гармун " Зәңгәр күлмәк"не.
Гармуным да өзә үзәкне,"
Уйный гармун" Зәңгәр күлмәк"не........ С.Мокыйм. 02.04.2017.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 71
Китте ярым, телеп йөрәкне,(мәңгегә ташлап китте-зәңгәр күзләренә зәңгәр күлмәге әй килешә иде)
Эйтеп бетергесез яхшы...