23 бүлек
Аннан конторага кайтырга чыкты. Ләйсән төшке аштан соң кибеткә бара иде.
Карый: ерактан Камил машинасы килә. "Кайткан! Аллага шөкер кайткан!" дип сөенде кыз. Машина якынлашканнан якынлашты. Туктармы?...
Ләйсәннең йөрәге дөп-дөп типсә дә, тик үз-үзен кулга ала алды. "Өздереп сагындым, тик сер бирмим әле" дип уйлады кыз.
Камил Ләйсәнне күргәч, выжылдап килеп туктады. Машинадан чыкты.
–Исәнме Ләйсән! Кунакларыңны озаттыңмы?– диде егет төрттереп.
– Озаттым, – диде кыз.
– Йокысыз төннәр бүләк итүче егет тә киттеме? – диде егет күзләрен кысып ирония белән.
– Камил син белеп торасың, мин андый кыз түгел. Ник төрттерәсең? Үзеңне бел, кочагыңа кермәгән кыз калмагандыр, Эльмира белән яшәдең дә, – диде Ләйсән.
– Ул кызлар үзләре очрашырга теләделәр, алар алдында бурычым юк. Ә менә үзем теләп очрашкан кыз – син ул, бердәнбер. Ә мин нәрсә уйларга тиеш Ләйсән? Дилүскә кияүгә чыгам дидең, ул минем белән күпме көрәште. Тәки бергә эшли алмадык. Шәһәрдәге егетеңә баргач, йөзегеңне киям, дип вәгъдә биреп кайткансың. Хәзер монысы йокысыз төн үткәрдек, ди. Мин белгәне шулар. Тагын бармы? – диде егет иреннәрен нәзегәйтеп.
– Оятсыз син! Ничек мине гаепсезгә гаепли аласың? Син минем тормышымда бердәнбер. Башка егетләр белән гади очрашып сөйләшү генә ул, – диде дә Ләйсән еларга җитешеп китеп барды.... Камил басып калды. Ачу һәм көнләшү яман иде әле...
Фирдүс курка-курка Маратны Рәзилә янына алып керде. Хәлне аңлатты.
– Бала урамда кала алмый бит инде. Әнисе кайтканчы яшәсен, – диде жәлләп Фирдүс.
– Синең малаең түгел бит. Ник шулай артык шәфкатьле син. Ярар инде, яшәсен. Кая барсын? Тик бүтән авызыңны да ачма, – дип ачуланды хатын.
Шулай итеп малай әнисе кайтканчы аларда яшәп калды...
Камил бәйрәмне оештыручылар белән сөйләшеп, эштән соң гына китте. Өйгә кайткач, әллә нәрсә күз яшьләре тулган зәңгәр күзле Барби исеннән чыкмады.
"Катырак әйттем ахры. Юк инде, андый кызга охшамаган ул. Миндә бары көнләшү генә көчле. Әллә яратаммы? – диде уйланды егет. Аннан киенеп чыгып китте.
Өйләренә килде. Фирдүс Камилне күргәч, аптырап калды. "Тагын ни булган? Әллә трактор белән солярка кыйссасы тагын өскә калыктымы?" дип курыкты.
– Фирдүс, Ләйсән чыгып керсен әле, – диде егет.
Фирдүс чакырып чыгарды.
– Өстеңә киеп чыгып кер әле, – диде егет.
Бераздан кыз чыкты. Су буена төштеләр. Камил кызны кочаклап алды.
– Каты бәрелдем ахры. "Йокысыз төн" дигән сүз чыгырымнан чыгарды. Бер кешегә дә бирәсем килми. Ишеттеңме?– диде егет. Кыз тансык кочакка сеңгән иде. –Ишеттем, –дип пышылдады.
– Ләйсән, әйдә, шулай сөйләшәбез. Башка бернинди егет тә булмасын! Теге шәһәрдәге егетең дә кайтмасын, араны өз! Мине яратсаң, син моны эшләргә тиеш. Аңладыңмы? Яныңда бернинди егет күрмим! Әгәр дә бер генә егет була икән, ачуланма, мин каты булачакмын. Минем хакым бар, чөнки йөзләгән кызлар арасыннан сайлап алган булачак хатыным син. Көзгә урак беткәч, өйләнешәбез. Әлегә өйләнешү көнен һәм туй күлмәген сайлый тор яме? Миңа кияүгә чыгасыңдыр бит? – диде егет Ләйсәннең иреннәреннән үбеп.
– Чыгам, – диде Ләйсән елмаеп. Менә кайда иде ул бәхет! Менә кайда иде ул рәхәт! Алмаз йөзек алып килгәч, кияүгә чыгу уеннан куркып калган иде кыз, ә монда андый уйның эзе дә юк. Гомер буе аның янында булырга, аңардан балалар табарга, бергә шушы бәхетле җирдә аларны үстерергә! Шуннан да зур бәхет бармыни?! Бу хакта уйлагач, Ләйсәннең йөрәге чыгып төшә башлады. Яшьли кимсенеп, төрле нужалар күргән кызның сөенечтән башы әйләнде. Ярата, бик ярата иде ул журналдагы егетне.
– Мин ике көнгә Булат белән китәм. Тагын берничә баш сыер карап кайтабыз. Син минем турында уйла яме? – диде егет Ләйсәнне кочагыннан чыгармыйча.
–Ярар" – диде кыз шатлыгыннан нишләргә белмичә...
Икенче көнне Камил завферма белән китте. Ләйсән дә иртәгә шәһәргә барам, Алмаз белән араны өзеп кайтам, диде. Төштән соң телефон шалтырады.
Карый Алмаз.
– Ләйсән матурым, сюрприз! Мин
поезда сиңа кайтып барам! Шундый сагындым! Әлфискә рәхмәт, ул нинди поездга утырырга кирәклеген күрсәтте. Ул сезгә кайткан булган икән. Көт матурым, тиздән очрашырбыз,– диде Алмаз.
Ләйсән бу көтелмәгән хәбәрдән катып китте....
Ләйсән ярсыды. "Ник кайта? Иртәгә үзем бара идем бит. Камил белсә, үзең чакырып кайтарган дип әйтәчәк инде. Нишлим соң?" дип калтырады Ләйсән. Әгәр дә хәленнән килсә, барып поездны туктатыр иде дә, кирегә борыр иде. Их, нишләргә соң? Абыйны коткарырга кайттым, үзем бәлага килеп тарыдым" дип өзгәләнде кыз...
Берәр хәл булса, Вәсиләгә барырга ияләшкән. Бу юлы да шулай. Дус кызына барысын сөйләде.
– Алай Камил өйләнәм, дип әйткәч, чынлап инде ул Ләйсән. Ул кәнишне гүләйт итте итүен, тик бер кешегә дә өйләнәм, дип әйтмәгәндер. Хәтерлисеңме, Эльмира белән булган хәлне? Өйләнмәскә, дип үрле-кырлы сикерде бит. Әллә ниһаять, утырдымы, чукынчык.
Тик Камил Гомәр абый кебек усал Ләйсән, әгәрдә синең янга егет кайтканны белсә, ышанычы бетәргә мөмкин. Хәзер бигрәк тә, үзе дә авылда юк. Үзен март мәчесе икәнен белмәс әле, ә сиңа яла ягар.
Алмазны икенче көнне иртән үк озат, кеше күргәләгәнче. Күрсәләр, авылда сүз китәр. Камилга барып ишетелер, – диде Вәсилә.
– Алмазы да инде, сюрприз ясый имеш! Иртәгә барам, дип җыенган идем инде. Әйберләремне бетереп алып кайтмакчы идем. Әлфиснең ябылмый торган авызыннан туйдым. Бер чак кына әрләштермәде бит.
Хәзер поезддан каршы алырга барырга инде. Абый Алмазны танымый, үзем барам, – диде аптырап Ләйсән.
Абыйсы белән поездга киттеләр. Паркта ягулык бирүче Хәмит тә монда, кызын озата. Теге солярка белән булган хәлдән соң Фирдүс аның белән исәнләшмәде дә.
"Фирдүс белән Гаяз солярка урладылар дип" паркта сейләмәгән кешесе калмаган бит.
Хәмит: "Абыйлы-сеңелле болар кемне каршылыйлар? Туганнары да кайтканы юк, ләбаса", – дип шаккатып күзәтте. Вагоннан елмаеп Алмаз килеп төште. Кулында чәчәкләр, Ләйсәнне кочаклап алды.
– Сагындым матурым, – диде егет. Ләйсән кочактан арынып, читкәрәк тайпылды.
– Әйдә кайтабыз, –диде кыз.
Юлда Фирдүс белән Алмаз сөйләшеп кайттылар.
– Ләйсән, мин сезнең якларның табигатен күрәсем килә. Күрсәтәсеңме? – диде Алмаз.
– Юк, сиңа иртәгә иртән китәргә кирәк Алмаз, – диде кыз.
Егет аптырап калды.
– Ләйсән, син кешене кайтуга куалама инде. Алмаз ике-өч көн торсын. Шулкадәр ара кайтып. Син күрсәтмәсәң, мин алып йөрермен. Хуҗа барыбер командировкада бит, эштән иртәрәк китә алам, – дип сүзгә кысылды абыйсы.
"Шул хуҗаңнан куркам да инде" дип үз-үзенә сөйләнде Ләйсән. Кайткан вакытка Рәзилә сыйлы табын әзерләгән иде. Ир-егетләр ашаган вакытта Ләйсән Рәзиләгә аңлатты.
– Иреңә әйт әле, Алмазны монда алып калмасын. Китсен иртәгә. Мин аның белән арабызны өзәм. Камил кайтканчы, тизрәк озатырга кирәк, – диде Ләйсән Рәзиләгә.
– Ярар, иртәгә иртүк әйтермен. Бүген соң инде йокларга урын җәям, – диде Рәзилә.
Иртәгә торсалар, Фирдүс тә, Алмаз да урыннарында юк иделәр. Рәзилә дә күреп өлгермәгән. Йорт хуҗасы кунакны авыл кырларын күрсәтергә алып чыгып киткән. Печән ташучылар Фирдүстән янында утырып йөрүче егетнең кем икәнен сорадылар.
Фирдүс тә, Алмаз да "Ләйсәннең кияве" дип әйттеләр.
Хәмит тә зур сөйләде: "Анда Илдүс кызы кияүгә чыга ахры. Поезддан егете төште, чәчәк букетлары бүләк итте, кочаклады" диде.
Бу сүзләр авылда колактан-колакка йөрде. Сүз таралды. Кызыксынучан авыл кешеләренең һәрберсе булачак кияүнең нинди икәнен күрәселәре
килде...
Ләйсән Алмаз кайтканны дүрт күз кебек көтте. Ниһаять, капкадан керде егет.
– Алмаз, зинһар сөйләшик әле. Әйтәсе сүзем бар, –диде Ләйсән.
Егет ризалашты. Никтер аңа Ләйсән өйләнешү, туй мәшәкатьләрен сөйләр тесле иде. Бу хәбәрне ул һич көтмәгән иде.
– Алмаз.... мин башканы яратам. Шәһәргә килгәнче, синең белән танышканчы ук ярата идем аны. Ул минем өчен бер һәм бердәнбер. Йөрәккә әмер биреп булмый. Син бик яхшы егет, үзең кебек яхшы күңелле кызны очратырсың, – диде Ләйсән. Сөйлисе авыр иде.
Егет бер кат коелып төште.
– Ничек инде Ләйсән? Мин зур хыяллар белән кайткан идем. Сине алып китәргә ашкындым. Әти-әнигә дә әйттем иде... Кем ул? – диде егет.
– Син аны белмисең, ул шәһәр егете. Синең кебек. Әтисе бу авылныкы. Мин аны бик яратам, – диде Ләйсән.
Егет тып-тын утырды. Күңелгә ачы иде, бугазга төер утырды. Аңа карап Ләйсәннең йөрәге авыртты. Озак сөйләшмичә утырдылар. Шуннан соң тынлыкны бозып:
–Кичке поезд кайчан? – диде егет.
– Тагын ике сәгатьтән, – диде кыз.
– Фирдүскә шалтырат әле, илтеп килсен, мин җыенам, китәм, – диде Алмаз.
– Зинһар, рәнҗемә инде Алмаз. Әгәрдә мин сиңа кияүгә чыксам, икебез дә бәхетсез булган булыр идек. Яратмаган кеше белән яшәве авыр, – диде кыз.
– Сиңа авыр булган булыр иде, – дип кистереп әйтте егет...
Ләйсәннең куллары калтырады, шулкадәр авыр булыр, дип уйламаган иде. Абыйсына шалтыратты. Анысы: "ник" дип сорау белән йөдәтте.
– Ник, дип сорама инде абый, кайт әле, – диде кыз.
Бераздан Фирдүс тә кайтты. Рәзилә хәлне тизрәк аңлатып биргәч, ул да тынланды. Юлга җыенды.
Алмаз машинага утырганда Ләйсән:
– Рәхмәт якты көннәр, яратуың, хөрмәтең өчен. Мин сине гомердә дә онытмыйм. Бәхетле бул, – диде. Егет дәшмәде, күзләре моңсу иде. Юлга кузгалдылар..
Ләйсәннең күңеленә авыр да, җиңел дә иде. Шушы ике көн эчендә бер пот тоз ашагандай булды кыз. Елап җибәрде...
Кичкә Камил белән Булат та кайтып төштеләр. Ләйсән аны иртәгә генә көткән иде. Шуңа кайтуын да, авыл халкының үзен поездан төшкән егеткә әллә кайчан кияүгә биреп куюын да белмәде.
Хәбәр озакламады. Иртән үк кырлар карап кайткан Нияз ишетте. Тракторчылар җәлләмичә, "тәмләп" сөйләделәр. Бигрәк тә Хәмит өчен бу – зур итеп хәбәр итә торган яңалык булды. Авыл ирләре заманчалаштырып "блондинка" дигәч, кем турында сүз барганын чамалады Нияз. Шаккатты: "Шеф сөйли торган Барби түгелме соң бу?" дип кат-кат кабатлады. Конторага китте. Керсә, аулак – Камил үзе генә хуҗалык документлары белән мәшгуль иде.
– Нәрсә булды? диде Камил.
– Камил...белмим дөресме юкмы, әллә мин аңламадыммы, анда Барбины кияүгә чыга, шәһәрдән егете кайткан, дип сөйлиләр. Имеш поездан төшеп, чәчәкләр биргән, кочаклап алган. Заправщик Хәмит шулай сөйли, үз күзләрем белән күрдем, ди, – диде агроном.
– Нәрсә??? – диде фермер...
Камил Нияздан Хәмиткә
шалтыраттырып, "блондинканың" чыннан да Ләйсән булуын, егетнең кайчан кайтканын сораштыртты. "Димәк, кичтән үк кайткан. Мин китүгә чабып кайткан. Кич кунган. Тагын "йокысыз төн" булганмы?" дип "шартлады", кара янды егет.
– Ярар, бар Нияз, рәхмәт, эшеңдә бул. Мин бу документлар белән бераз эшлим әле. Аннан кырга барырмын, – диде фермер.
Ләйсән сулышы кабып йөгерде. "Камил кайткандыр инде. Кеше ишеттергәнче, тизрәк Алмаз кайтып киткәнне әйтим әле. Я башка төрле сөйләп ышандырырлар" дип, куркып йөгерде кыз.
Конторага ахылдап чабып керде. – Камил кайттыңмы? Мин сине бик көттем, – диде кыз.
– Минемчә, синең көтәргә вакытың да булмаган. Смена алмаштымы Ләйсән? Теге егетне озатып җибәрдең, хәзер миңа чиратмы? Молодец, син миннән дә уздырасың, – диде ирония белән Камил.
– Юкны сөйләмә! Мин аның кайтканын белмәдем. Үзем шәһәргә барып, араны өзәрмен, әйберләремне төяп кайтырмын, дип уйлаган идем. Өлгерә алмадым, ул сюрприз ясап, поездга утырган иде. Икенче көнне аңа сине яратуымны әйттем дә, озаттым, – диде кыз.
– Әкият сөйләмә Ләйсән! Кайтканын белмәдем имеш! Мин кызлар белән күп йөрдем. Беләм, кызлар чакырмаса, кабул итмәсә, егет бервакытта да бармый. Син аны кабул иткән, синең янда төн кунган, – диде фермер.
– Гөнаһсызга рәнҗетмә Камил! Безнең арада берни булмады. Тормышымда син бердәнбер ир-ат. Миңа башка кеше гомердә дә кирәкми. Сине яратам, мин, тукталышта беренче тапкыр кочаклашканнан, үбешкәннән бирле яратам. Ник ышанмыйсың? Кем сине котыртты? –дип өзгәләнде Ләйсән.
– Яраткан кыз ярәшкән егете була торып, икенче көнне үк шәһәрдәге егетен кайтартмый. Ничек мин киткәнне көтеп түздең әле? Теге юлы Дилус белән килешмә төзеп, рәнҗеткән өчен үч алырга булдыңмы Ләйсән? Бу дурак Камилны бөтен кызлар арасыннан үземне сайлаттырам да, гашыйк иттерәм дә, аннары башканы дәшеп кайтарып типтерим, дидеңме? Планың чынга ашты! Бар сөйлә, теге дурак фермерны алдадым дип әйт, – диде Камил.
Ләйсән елый башлады.
– Камил нәрсәләр сөйлисең? Нинди алдау, нинди үч, нинди типтерү?– диде өзгәләнеп Ләйсән.
– Беркатлы сабый булма! Мин сиңа киткәндә, нәрсә дидем? Башка егет турында күрмим дә, ишетмим дә, дип әйтеп киттем. Исеңдәме? Мин күпләр арасыннан сайлап алган кыз монда туйга кадәр үк нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте, – диде Камил.
– Ярар, минем намусым чиста! Кал шунда ачуыңа, көнләшүеңә тыгылып. Исеңә төшәрмен, тик соң булыр. Хуш, – диде дә Ләйсән үксеп чыгып китте. Өенә дә елап кайтты, әйберләрен җыйды. Рәзиләгә хәлне сөйләп бирде.
– Ләйсән, син авылдан чыгып китмә әле. Әгәрдә китсәң, Камил хәзер теге шәһәрдәге егете янына киткән, дип уйлый. Ә авылда калсаң, тора-бара ачуы басылыр, сиңең чыннан да Алмаз белән араңны өзгәнне аңлар, – диде Рәзилә.
– Төкерим мин аның нәрсә уйлаганыңа! Фермер булдым дигәчтендә, кем соң ул шулкадәр? Әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде. Башка күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен! Яңадан ашханагә эшкә керәм, син бүлмәңне тапшырмадыңмы? – диде Ләйсән кызып.
– Юк, ачкыч Әлфистә. Бу айга түләнгән. Ярар, үзең беләсеңдер. Хәзер Фирдүс кайта, илтәр, –диде Рәзилә. Абыйсы кайтканчы Ләйсән Вәсилә янына барды. Аңа да елый-елый сөйләде.
–Бөкерне кабер төзәтә! Вәт, эт җан! Ничек шулай үч ала дип уйларга кирәк? Чит ил университетын түгел, Бохараныкын бетерсә дә, башы юк икән. Яңадан гашыйк булма, дип кисәттем дә бит, икенче тапкыр сүземне тыңламадың. Аңа син артык. Әнә Эльмира кебекләр белән өстерәлсен шунда! диде ачуланып Вәсилә...
Поездга илткәндә Фирдүс абыйсы белән икесе дә күңелләрен бушаттылар. Мондый җылы сөйләшү күптән булганы юк иде. Ләйсән Камилне яратуын, ни өчен китүен сөйләде.
– Начар егет түгел ул Ләйсән. Сиңа операциягә акча бирде...Әйтсәм әйтим инде.... Теге син җыйган һәм Камил биргән акчаларны да Рәшидә урлап, үзенә тоткан Ләйсән. Бервакыт ул сер ачылды. Бик кыен булды. Шул акчалар аркасында әнине югалттык бит. Йортка шундый хатын алып кайткан өчен гафу ит, – диде Фирдүс.
– Буласы булган абый. Бернишләп тә булмый, – диде кыз... Китте Ләйсән китте... Йөрәге, җаны авылда калды. Поезд утыргычына сеңеп утырды ул.
–Булды, бу соңгы чик, тормышны яңадан башлыйм, диде.
Дәвамы бар
"Буа кызлары"
Автор
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 198