Арабызда шундый кешеләр бар . Алар белән очраклы гына , көтмәгәндә танышасың хәм бер күрүдән күңелгә кереп кала . Шундый кешеләрнең берсе , Күгәрчен - Бүләк авылында яшәүче , шигырьләр язучы , бер ничә китап авторы , Зинфира апа Зәйдуллина белән мин бер ничә ел элек таныштым . Шуннан бирле без иҗади очрашуларда күрешкәләп . хәлләр белешеп тордык . Зинфира апа мине еш кына үзенә кунакка чакырсада , барырга җай чыкмадымы , ничектер . очраша алмадык . Менә кичә , нихаять мин аларның чакыруын кабул итеп , аларга бардым . Монда безне матур очрашуга җыйды ул . Кызлары Альмира хәм Дания , туганының кызы Әлфия ярдәме белән оештырган шушы очрашуда , матур табында районыбызның күренекле иҗат кешеләре бик күп иде . Зилара Рафикова , Рафаэль Игдиев , Сәдинә Вәлиева , Фәнил агай Газизов , Раиль Мусин , Руслан Захаров , Рифат Хәйруллин , Шаран музыка училищесы директоры Гөлфия Таҗетдин кызы Шәрәфетдинова хәм башкалар бар иде . Безне капка төбенә чыгып хуҗабикә үзе каршы алды . Өй эченә барып кергәчтә мондагы гади матурлык , пөхтәлек күзгә ташлана . Тыштан кергәндә үк аерата бер җылылык бөркелеп торганын сизәсең . Хуҗабикә хәм аның якыннарының якты йөзе , ихласлыгы белән балкыган өй эчендә бер артык байлык юк , әмма анда үзгә бер ямьлелек хөкем сөрә иде . Шуны да әйтим , шушы табында дүрт сәгатьтән артык утырдык , ләкин ул сизелмәде дә . Барлык килгән кунаклар үз иҗади күчтәнәчләре белән бүлеште . Зинфира апа турында хәркайсысы матур итеп сөйләп , аңа карата булган ихтирамын күрсәтте . Аның хәм кызы Альмираның сүзләренә Рафаэль Игдиев язган берничә җырны тыңлап , моңланып утырдык . Уеннар уйнап , матур истәлекле бүләкләр алдык . Күмәк җырлар башкардык . Әлбиттә , таралышасы килмичә генә таралыштык . Бер тында үткән шушы матур бәйрәм кичәсенә килгән хәркем , иманым камил , үзенең күңел сандыгына бары матур истәлек хәм иҗатка илһам алып кайтып киткәндер . Зинфира апага карап сокланып бетмәле түгел . Йөзендәге мөлаемлылык , ихласлык , гадилек шулхәтлемдә чагыла , аннан күз алмалы түгел . Тормыш иптәше белән бергә яшәп биш балага гомер биреп , аларны олы тормыш юлына чыгарып , хәзер исә үзе аларның ярдәмен , ихтирамын хәм йөрәк җылысын тоеп яши ул . Ихатасының , бакчаларының ямьлелеге , чиста - пөхтә булуы , чәчәкләргә күмелеп утыруы бу йортта нинди уңган кеше яшәгәнен күрсәтеп , балкып тора . Музейны да карап чыктык . Анда исә үзе бер дөнья .....! Күптән түгел Армия сафларыннан кайткан оныгы Альбертның дәү әнисен хөрмәт итүен күрсәгез ! ... Зинфира апаның акыллы , бар тирә - якка , шушы табындагы хәр кешегә яратып баккан күзләрендәге шатлыкны күрү генә дә - үзе бер бәхет иде . Минем мондагы кунакларның күбесен беренче тапкыр гына күрүем . Әмма алар минем күңелемә искиткеч җылы тәкъсир иттеләр , әйтерсеңдә мин алар белән күптәннән таныш булганмын . Зинфира апа , зур рәхмәт сиңа ! Безне , иҗатташ дусларыңны бергә җыеп , очыраштырганың өчен ! Матур , җанлы табының өчен . Күрсәткән хөрмәтең өчен рәхмәт . Балаларыңа рәхмәт ,якты йөзләре өчен . Киләчәктә сезгә бары исәнлек хәм озын матур гомер теләп калам . Монда килгән хәркемгә дә рәхмәт . Олы башларын кече итеп , мине авылыма , өемә тиклем кереп алып , йөртеп алып кайткан Зилара апа Рафиковага , аның тормыш иптәше Фәйрүз абыйга зур рәхмәт . Иҗатташларым , иҗат чишмәләрегез саекмасын , хәрвакыт шулай гөрләп агып торсын ! Шуны әйтәсем килә , хәзер күпләр үз эченә бикләнеп , йомарланып яшәгән шушы заманда , Зинфира апа хәм аның балаларының безгә күрсәткән хөрмәте - искиткеч ! Барлык балаларына , туганнарына , дус - ишләренә күңел җылысын өләшеп яшәүче , матур күңелле Зинфира апага олыгайган көнендә бары тик якты көннәр , балаларының игелеген күреп , сөенеп кенә яшәвен телим ! Тагын да шундый күрешүләр насыйп итсен , матур итеп аралашып яшәргә язсын иде , Амин !
Дания Шарифуллина . 11 нче август 2019 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев