Арабызда шундый кешеләр бар . Алар белән очраклы гына , көтмәгәндә танышасың хәм бер күрүдән күңелгә кереп кала . Шундый кешеләрнең берсе , Күгәрчен - Бүләк авылында яшәүче , шигырьләр язучы , бер ничә китап авторы , Зинфира апа Зәйдуллина белән мин бер ничә ел элек таныштым . Шуннан бирле без иҗади очрашуларда күрешкәләп . хәлләр белешеп тордык . Зинфира апа мине еш кына үзенә кунакка чакырсада , барырга җай чыкмадымы , ничектер . очраша алмадык . Менә кичә , нихаять мин аларның чакыруын кабул итеп , аларга бардым . Монда безне матур очрашуга җыйды ул . Кызлары Альмира хәм Дания , туганының кызы Әлфия ярдәме белән оештырган шушы очрашуда , матур табында районыбызның күренекле иҗат кешеләре бик күп иде . Зилара Рафикова , Рафаэль Игдиев , Сәдинә Вәлиева , Фәнил агай Газизов , Раиль Мусин , Руслан Захаров , Рифат Хәйруллин , Шаран музыка училищесы директоры Гөлфия Таҗетдин кызы Шәрәфетдинова хәм башкалар бар иде . Безне капка төбенә чыгып хуҗабикә үзе каршы алды . Өй эченә барып кергәчтә мондагы гади матурлык , пөхтәлек күзгә ташлана . Тыштан кергәндә үк аерата бер җылылык бөркелеп торганын сизәсең . Хуҗабикә хәм аның якыннарының якты йөзе , ихласлыгы белән балкыган өй эчендә бер артык байлык юк , әмма анда үзгә бер ямьлелек хөкем сөрә иде . Шуны да әйтим , шушы табында дүрт сәгатьтән артык утырдык , ләкин ул сизелмәде дә . Барлык килгән кунаклар үз иҗади күчтәнәчләре белән бүлеште . Зинфира апа турында хәркайсысы матур итеп сөйләп , аңа карата булган ихтирамын күрсәтте . Аның хәм кызы Альмираның сүзләренә Рафаэль Игдиев язган берничә җырны тыңлап , моңланып утырдык . Уеннар уйнап , матур истәлекле бүләкләр алдык . Күмәк җырлар башкардык . Әлбиттә , таралышасы килмичә генә таралыштык . Бер тында үткән шушы матур бәйрәм кичәсенә килгән хәркем , иманым камил , үзенең күңел сандыгына бары матур истәлек хәм иҗатка илһам алып кайтып киткәндер . Зинфира апага карап сокланып бетмәле түгел . Йөзендәге мөлаемлылык , ихласлык , гадилек шулхәтлемдә чагыла , аннан күз алмалы түгел . Тормыш иптәше белән бергә яшәп биш балага гомер биреп , аларны олы тормыш юлына чыгарып , хәзер исә үзе аларның ярдәмен , ихтирамын хәм йөрәк җылысын тоеп яши ул . Ихатасының , бакчаларының ямьлелеге , чиста - пөхтә булуы , чәчәкләргә күмелеп утыруы бу йортта нинди уңган кеше яшәгәнен күрсәтеп , балкып тора . Музейны да карап чыктык . Анда исә үзе бер дөнья .....! Күптән түгел Армия сафларыннан кайткан оныгы Альбертның дәү әнисен хөрмәт итүен күрсәгез ! ... Зинфира апаның акыллы , бар тирә - якка , шушы табындагы хәр кешегә яратып баккан күзләрендәге шатлыкны күрү генә дә - үзе бер бәхет иде . Минем мондагы кунакларның күбесен беренче тапкыр гына күрүем . Әмма алар минем күңелемә искиткеч җылы тәкъсир иттеләр , әйтерсеңдә мин алар белән күптәннән таныш булганмын . Зинфира апа , зур рәхмәт сиңа ! Безне , иҗатташ дусларыңны бергә җыеп , очыраштырганың өчен ! Матур , җанлы табының өчен . Күрсәткән хөрмәтең өчен рәхмәт . Балаларыңа рәхмәт ,якты йөзләре өчен . Киләчәктә сезгә бары исәнлек хәм озын матур гомер теләп калам . Монда килгән хәркемгә дә рәхмәт . Олы башларын кече итеп , мине авылыма , өемә тиклем кереп алып , йөртеп алып кайткан Зилара апа Рафиковага , аның тормыш иптәше Фәйрүз абыйга зур рәхмәт . Иҗатташларым , иҗат чишмәләрегез саекмасын , хәрвакыт шулай гөрләп агып торсын ! Шуны әйтәсем килә , хәзер күпләр үз эченә бикләнеп , йомарланып яшәгән шушы заманда , Зинфира апа хәм аның балаларының безгә күрсәткән хөрмәте - искиткеч ! Барлык балаларына , туганнарына , дус - ишләренә күңел җылысын өләшеп яшәүче , матур күңелле Зинфира апага олыгайган көнендә бары тик якты көннәр , балаларының игелеген күреп , сөенеп кенә яшәвен телим ! Тагын да шундый күрешүләр насыйп итсен , матур итеп аралашып яшәргә язсын иде , Амин !
Дания Шарифуллина . 11 нче август 2019 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 21
Синең һәрбер язмаңны кат-кат укып чыгам мин. Бигрәкләр дә чын тормыштан алынганнар инде алар. Кайберләре күңелләрне җилкендереп, үрләргә әйди, ә кайсысы инде, ай-яәәәй, йөрәкләрне тетрәндереп, сискәндереп, дөп-дөп типтерә башлый...Тиз генә айный алмыйча, уйга батып утырасың.
Рәхмәт сиңа, Дания, әниебезне зурлап, мактап дәрәҗәсен тагын да күтәргәнең өчен, йөрәгеңнең иң түреннән ургылып чыккан җылы, үтә дә ягымлы сүзләреңне безнең әнкәебезгә багышлаганың өчен. Алда тагын да шундый матур очрашулар көтеп торсын! Амин!
Чакырганны көтеп торма, юлны хәзер беләсең, капка-ишек һәрвакыт ачык, туры юлдан тот та кил, яме!