Бик тәмле була пешереп карагыз әле📌
Кирәк:
Он- 1 стакан (175 г)
манный ярмасы - 1 стакан (175 г)
шикәр комы -1 стакан (200 г)
тоз бераз гына
ак май - 200 г
Эчлек:
кабак - 800 г
лимон - 1 шт.
шикәр комы 100 г
Әзерләү:
Кабак лимонны иттарткыч аша үткәрәм һәм шикәр комы салып бутап куям. Лимонның төшен алырга онытмагыз. Мин 1 кечкенә алма да кушып җибәрдем. Эчлекне бутагач, 2 өлешкә бүләм.
Манный ярмасы, шикәр комы, әз генә тоз, ак май салып ясыйм (Крошка кебек итеп). Уалмый оешып йөри икән манный кушып җибәрегез өстәп тагын 1 уч.
3 өлешкә бүләм крошканы.
Җыйнак табаны майлап крошка салам.
Һәм кабак эчлеген салам.
Шулай итеп ясыйм. Катлы-катлы була.
40 минут пешә. Пешкәч мичтә сүрелгәнче тотам
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев