Предыдущая публикация
*****************************
Картлык килер үз насыйпларына,
Ә, кемгәдер йөзен күрсәтмәс.
" Картлык "-диеп уфтанып әйтсәләрдә,
Якты дөнья үз кочагыннан аермас.
"Картайдым"-дип сыкранма әле син,
Күпләр аны күрә алмады.
Ярат аны , кадерлә шулай ,
Бу дөньяның сиңа зур бүләге.
Булгандыр кырыс чакларыда ,
Авыртуы, сынау , газабы.
Ничек кенә ул авыр булмасын,
Уза алдың булып шәфкате.
Картлык әнә капкаларын ачкан,
Зиһенең булсын,керсез иманың.
Бу картлыклар шатлык булсын өчен,
Күп башкарырга кирәк изге эшләрең.
Рәфилә Каримуллина. Мәскәү-Казан.
#ИсламДине #ШигъриЮллар #КулланучыданЯзма #РафиляКаримуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев