Автор Бакирова Фәзилә.
Бүгенге көндә 83 яшьтәге абыем
исеменнән яздым.Абый сиңа бәрәкәтле
гөмер телимен! Сәләмәт бул!
И,җилкәем,каты котырынма,
Бүләсең бит минем төшемне!
Әле генә икмәк телеме тотып,
Төштә күрәм якын кешемне!
Икмәк телеменә каймак яккан,
Шикәр комы сипкән өстенә.
Әткәемнең җылы,сарык тунын,
Күшекмәскә япты өстемә.
И,җилкәем,каты җилләмәле,
Бүленмәсен минем төшләрем!
Әңкәй биргән икмәк телемемне,
Тәмле итеп әле тешнәдем!
Сагындым мин кара икмәк тәмен,
Оныттым мин казлы ашларны.
Кайчак,төшләремдә сыйланам да,
Иртән сөртәм тозлы яшьләрне.
Әңкәемә бир ,Аллам,түземлек,
Әткәй кайтыр! Шундый көн җитәр!
Төшләремдә бүген Әткәй кайтты,
Күчтәнәче комковый шикәр!
Шул шикәрне утырып ваткалады,
Аңлаталмыйм аның тәмнәрен!
Әллә Аллам,шикәргә өстәгән,
Безнең бала-чакның ямьнәрен!
Тәмле итеп шикәр ялыйм әле,
Җилем ,бүлмә минем төшемне!
Тәмле йокыларда каршы алдым,
Җиңү яулап кайткан Кешемне!
Уянып киттем,күфәйкәсен киеп,
Әңкәй ут тергезә учакка.
Сеңлекәем ымсынмасын диеп,
Төшне сөйләмәдем шул чакта.
Ачка әлсерәгән Әткәемнең,
Эх! Бер төшләренә керәлсәм!
Каймак яккан берәр телем икмәк,
Тамак ялга-диеп бирәлсәм!
*********************
Җиңү яулап,Әткәкәем кайтты,
Күчтәнәче комковый шикәр!
Каһәр сугыш,куркыныч төш булып,
Буыннардан-буынга җитәр!
Күз алдымда. Комковый шикәрне,
Кусач белән Әткәй ваткалый.
Җилсез,тыныч төндә,Улым!-диеп,
Төшләремә бик ешь кайткалый!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев