Предыдущая публикация
Урам... урман... басу юллары.
Хәл ала тән, керә күңелгә җан,
Үз юлына керә уйларым.
Рәхәт миңа ялгыз йөрүләре...
Үз юлында теләк, хыяллар.
Мин азатмын төрле гайбәтләрдән,
Таралалар ялган томаннар.
Рәхәт миңа ялгыз йөрүләре —
Мине кошлар, моңнар ураткан.
Онытыла җәбер, онытыла мыскыл,
Төрле ваклык йөри еракта.
Шигырь белән җитәкләшкән бары
Минем күңел, минем барлыгым.
Тоям шунда бу дөньяда әле
Кирәклегемнең дә барлыгын...
Рәхәт миңа ялгыз йөрүләре...
Наҗар Нәҗми
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев