Адәм атабыздан әүвәл хасил итеп
Раббыбыз үз сыйфатыннан Нур яралткан,
Ошбу Нурның асылында Рәсүл яткан,
Күпме дәвер үткән ќирдђ аны көтеп...
Шул нур кичеп күпме чорлар дәвамында
Атабызның иңен сөеп, җылы сипкән.
Атабыздан Анабызга күчеп үткән,
Күчә барган пәйгамбәрләр кавемендә.
Илаһи көчләрнең калеб үзәгендә
Чагылышын хасил иткән Нур Шәрифтер.
Ул изгелекләр чишмәсенә шәриктер.
Ул чалынган Рәсүлебез күзләрендә.
Рәсүлебез күзләрендә хәя балкый,
Сүрәтендә оҗмах гүзәллеге тулы.
Юмартлыктан яралтылган ике кулы.
Теле зикер әйтә Хакка мәңге-бакый.
Тәсбих әйтер өчен кирәк ике ирен,
Ихлас белән нурланылган йөрәге дә
Өммәтенә бәхет эстәү теләгендә,
Кыямәттә ярлыкауны теләп килер.
Рәсүлебез өммәтендә яши алсак
Мөэминлекнең изге нурын якын итеп,
Раббыбызга зикер ихтыяҗын үтәп, --
Ни куаныч, мәңгелек җәннәттә калсак!
*
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6