Ι
Безнең рәис – җитәкчене,
Хәлим, диеп атыйлар.
Сабан туе батыры ул,
Үзен зурлап мактыйлар.
Җитәкчебез ялгыз түгел,
Урынбасары да бар.
Урынбасар Рәис атлы,
Хатыны – Сарасы бар.
Бер урынга ике хуҗа –
Ике «рәис» ярамый.
Рәис «Ләискә» үзгәрә,
Минем шундый карар, ди.
Сабый чагында да үзен
Әйтә иде ләис, дип.
Менә тагын «кечерәйде»,
Миңа шулай тиеш, дип.
Без дә аны ары таба
Ләис, диеп атарбыз.
Сара йөри Хәлим белән,
Шуңа да шаккатарбыз.
Моны сизеп алучылар
Орышалар Сараны.
Хәлим белән шаярма син,
Суыт ике араны.
Берүзеңә ике рәис
Артык күпкә китмиме?
Нигә кирәк Хәлим рәис,
Ләис рәис җитмиме?
Ә Саранын җавап шундый:
Миңа гаеп такмагыз,
Ләис бәгърем үзе кушты,
Бер дә шаклар катмагыз.
ΙΙ
Сабан туе, гөрли мәйдан.
Көрәш бара, тамаша.
Бүрәнәдәй беләклеләр
Билләреннән алыша.
Зур мәйданның уртасына
Чыгып баса рәис тә.
Былтыр да ул батыр калды,
Онытылмаган, истә.
Замы белән көрәшәләр,
Замы – Ләис, беләбез.
«Алыпларның» кайсысына
Бу тәкәне бирәбез?
Менә Ләис пыш-пыш килә
Хәлимнең колагына:
Ярар, Хәлим, бетте хәлем,
Күтәр дә, сыла гына.
Үзеннән дә көчлеләрне
Хәлим алып ыргыта:
Мәтәлчекли Мәсәлим дә,
Гата да чалкан ята.
Каты җирне алмаштырып
Булмаса да софага.
Как урынны яраткан күк
Җиргә ята Сафа да.
Белде мәллә каты җирне
Аунау диеп диванда?
Гата, Сафа, Мәсәлимдәй
Барып төшә Иван да...
Башта күккә чөйделәр дә
Батыр Хәлим-әкәне,
Һәм салдылар иңбашына
Бүләк – симез тәкәне.
ΙΙΙ
Байның пычак май өстендә,
Бар басуы – зур кыры.
Авылында коттедж тора.
Ә шәhәрдә – фатиры.
Хәлим өе югары очта,
Торган урыны биек.
Сәлим күчерә йортын,
Түбән оч яхшы, диеп.
Алим ничек калышсын ди,
Хәлимнән, җан дустыннан.
Алим да бер фатир ала,
Әмма Хәлим астыннан.
ΙV
Җилдерә иде Хәлим хуҗа
«Җиделе» дигән атта.
Түбәннәрнең «алтылы» йә
«Бер тиен» иде хәтта.
Хәзер Хәлим – зур «Волга»да,
Баш бухгалтер – «Ока»да.
«Десятка»ны алыр идем,
Ярамый, ди, покага.
***
Менә шундый хәлләр бит, ә!
Бик гаҗәп күренешләр.
Ирексездән баш кагасың:
Бу нинди мәзәк эшләр?!
Чынлап баксаң, мәзәк түгел,
Бу – кызганыч гамәлләр.
Йә, Сарадан сорыйк әле,
Нинди җавап әмәлләр?
Сара, бер дә тартынмыйча,
Турысын әйтеп бирә:
Безнең Хәлим – олы түрә,
Башлар тагын ни күрә?
Кемне алма, «Я под Халим», дип
Хәлим астына керә.
Барыбыз да ялагайлар,
Подхалим шуңа күрә!
2005 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3