- Гадәттә, ир белән хатын, аерылышканнан соң, дошманлашып бетә...
- Юк, бу безнең хакта түгел. Аралашып яшибез. Мин аңа бернинди да начарлык теләмим, уңышларына сөенәм. Кызым әтисе белән горурланырлык булсын, дим. Рөстәмнең гаиләсе бик матур, балалары Гөлназга охшаганнар...
Әти-әниләре белән дә мөнәсәбәтләзребез яхшы. Мин аларга килен булып төшкәндә миңа нибары 16 яшь иде. Ятим булгангамы, алар минем үз баласыдай кабул итте. 17 яшьтә Гөлназны таптым. 1 яше тулгач, аны нәнәләрендә калдырып, үзем Уфага, укырга киттем.
Аларга бик зур рәхмәт, мин училищеда укуымны тәмамлап, эшкә урнашып киткәнче, Гөлназны алар үстерде. Фәдис белән аларга кайтып йөрибез. Ачык йөзлеләр, кайтуыбызга табын әзерләп, мунча ягып торалар. Миңа “кызым” дип эндәшсәләр, Фәдискә “киявебез” диләр. Бер дә читкә типмәделәр. Нишлисең инде, тормышта төрле хәлләр була.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев