Көнгә чыксам, күзем ала алмыйм,
Соклануым чиксез, яшермим -
Саф чишмәле, гүзәл табигатьле
Туып - үскән җирдә яшим мин.
Уйларымда назлы хискә бирелеп,
Талларымны алам кочакка.
Яшел чирәмлектә тәгәримен,
Кайтып киләм шулай яшь чакка...
... Үзәнлеккә "Ак чишмә" буена
Җыя безне кичке уенга
көмеш кыңгыраулы гармун моңы.
...Түзәрсеңме чыкмый җыенга.
...Рәхмәт, әни, гомер биргән өчен,
Авырлыкны җиңеп үтәрлек.
Яшәмәдем уңай тормыш эзләп,
Табын корып, бәйрәм үткәреп.
Рәхмәт, әни, акыл биргән өчен,
Тормыш юлын дөрес сайларга.
Изгелекле юлмы? Олы акыл,
Зирәклек тә кирәк аңларга.
Күгем аяз, күңелемдә шатлык,
Дуслар торса хәлне белешеп.
Туган белән булса еш күрешеп,
Кайгы - шатлыкларны бүлешеп.
Улларым һәм кызым: Әти! - диеп,
Өз(е)леп торса, назлап йөрәкне,
Кочса бүләм, җиде оныгым да -
Миңа башка берни кирәкми.
Бер яшьлектә, бер картлыкта, диләр -
Егетләрдәй үзем тоямын...
...Картайсам да рухи көчем шиңмәс,
Илһам бирә миңа хыялым!
Мең тугыз йөз кырык җиде. Апрель.
Егерм(е)сигезе мин туганмын.
Җырдагыча,
"Белми калдым, сизми калдым",
Җитмеш җиде яшем тулганын!
Дамир ВӘЛИЕВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев