Предыдущая публикация
Йөрәгемә җыр - моң оялаган,
Кайсын, ничек сайлап алырга,
Күңел - сандугачым бер өздереп
Сайрап торган көйгә салырга...
Сандугачлы күңел картаймый ул,
Еллар үткән саен яшь кала.
...Җанымны ут - ялкын биләп алса,
Күзләремнән бөртек - яшь тама.
Таң атканда мине җыр уята,
Минем белән бергә кайда да.
Җыр күтәрә күккә, биеклеккә,
Аяз төндә хәтта Айга да!
Күңелем көр, яхшы дусларым бар,
Йөрәгемдә күркәм җырлар бар.
Дус - туганга күңел - сандугачым
сайрый, диеп, әйтер уйлар бар.
Дамир ВӘЛИЕВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев