Өметләр сүнмәсен,дибез,
Өмет тә сүнә бер көн...
Күпме генә тырышсак та,
Өзелә гомер җебе...
Син дә киттең, Җәмиләкәй,
Якыннарны калдырып...
Юксынырбыз,сагынырбыз,
Очрашырга ымсынып...
Сабыр идең,кешелекле,
Туганымдай якыным...
Авырлыкка түзем булдың,
Өлге булдың ,акыллым!
Балаларың юксынырлар,
Хәләлеңә бир,түзем !
Фатихаңны калдырып кит,
Барчабызга да үзең...
Туганнарга терәк булып,
Кирәк булып яшәдең...
Укучыларың онытмас,
Янып,балкып яшьнәдең !
Якты хәтирәләрең күңелдә,
Сакланыр,онытмабыз...
Килү булган кебек җиргә,
Китү бар, онытмагыз...
Урының булсын оҗмахта,
Җаның булсын җәннәттә !
Яратып искә алырбыз ,
Борчылма,син йөрәктә!!!
Сөйләшеп сүзләр дә бетмәде...
Сине яратып: балалар ,барлык якын иткән дусларың,туганнарың исеменнән.
Халисә Гәрәева-С. 14.04.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6