Предыдущая публикация
Авыр булса да үтте ул,
Үтте дә китте.
Кемнәрнедер берләштерде,
Бик якын итте.
Кемнәрнедер ул аерды -
Ераклаштырды.
Кемнәрнедер дуслаштырды -
Кочаклаштырды.
Бик күпләрне уйга салды
Һәм аптыратты.
Кемнедер куркуга салды
Һәм калтыратты.
Кемгәдер шатлык китерде,
Ул куандырды.
Шатлыгы булмаганны да
Ул юандырды.
Кемгә ничек тәэсир итте,
Тик иткән белә.
Һәркемгә дә ярап булмый,
Тик киткән белә...
Ничек һәм нинди булса да,
Ул үтеп китте.
Инде менә өр-яңа ел
Килеп тә җитте...
Гөлфизә.29.12. 2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1