АЛЛАҺНЫҢ СЫЙФАТЛАРЫН БОЗМЫЙЧА ҺӘМ "НИЧЕК?" СОРАВЫН БИРМИЧӘ КАБУЛ ИТӘРГӘ КИРӘК
Имәм Әбү Хәнифә болай дип әйткән:
"Аллаһ Тәгаләнең, Ул Коръәндә әйткәнчә, Кулы (Йад), Йөзе (Уаджх) һәм Асылы (Нафс) бар. Коръәндә Аллаһ Тәгалә тарафыннан әйтелгән Йөз, Кул һәм Асыл Аның "ничек?" (алар нинди?) дигән сорау бирелми торган сыйфатларына керә; һәм Аның Кулы - бу Аның Кодрәте (Къудра) я Аның Рәхимлелеге (нигъмә) дип әйтергә ЯРАМЫЙ, чөнки бу очракта сыйфатны инкарь итү (ибталь) бар, ә бу - къадаритларның һәм мугътазилитларның фикерләренә хас".
وله يد ووجه ونفس، كما ذكره الله تعالى في القرآن، فما ذكره الله تعالى في القرآن من ذكر الوجه واليد والنفس، فهو له صفات بلا كيف ولا يقال إن يده قدرته أو نعمته، لأن فيه إبطال الصفة وهو قول أهل القدر والاعتزال
«Әль-Фикх әль-акбар» 302.
Имәм Әбу Хәнифәдән Аллаһның якындагы күккә төшүе (ән-нузуль) турында сорагач , ул болай дип җавап бирде:
" “Ничек?” дигән сораусыз гына төшә".
فَسُئِلَ أَبُو حَنِيفَةَ فَقَالَ يَنْزِلُ بِلَا كَيْفٍ
Әс-Сабуни «‘Акъидату-ссаляф» 222
(Искәрмә: ягъни, без Аллаһның якындагы күккә төшүен раслыйбыз, чөнки моның хакында Коръәндә бик күп аятьләр бар, әмма Аның НИЧЕК төшүен без әйтә алмыйбыз, белмибез. Шуңа күрә, сүз Аллаһның сыйфатлары хакында барганда, без "Ничек?" дигән сорау бирергә тиеш түгел, бу ялгышлык! Без Коръәндә һәм хак хәдисләрдә килгән Аллаһнын барлык сыйфатларын кабул итәбез, раслыйбыз, әмма "Ничек Ул төшә? Ничек Ул ишетә? Аның Кулы нинди?" дигән сораулар БИРМИБЕЗ!!! Ничек бар, шулай кабул итәбез.)
Имәм Әбу Хәнифә әйтте:
"Ул (Аллаһ) ачулана һәм канәгатьлек күрсәтә, һәм: "Аның ачулануы - Аның җәзасы, ә Аның канәгатьлеге - Аның савабы", - дип әйтергә ЯРАМЫЙ".
«Әль-Фикх әль-абсат» 56.
Имәм Әбу Хәнифә шулай ук әйтте:
"Аның (Аллаһның) сыйфатлары мәхлүкатларның сыйфатларыннан аерылып тора. Аның Белеме безнең белемебезгә охшамаган. Аның Кодрәте безнең кодрәтебезгә охшамаган. Ул күрә, әмма без күргән сыман түгел. Ул ишетә, ләкин без ишеткән кебек түгел. Ул сөйләшә, ләкин без сөйләшкән шикелле түгел".
وصفاته بخلاف صفات المخلوقين يعلم لا كعلمنا، ويقدر لا كقدرتنا، ويرى لا كرؤيتنا، ويسمع لا كسمعنا، ويتكلم لا ككلامنا
«әль-Фикх әль-aкбар» 302.
Нет комментариев