УЙЛАП КЫНА КАРАГЫЗ...
Интернет челтәрләрендә дини группаларда, сайтларда утырганда еш кына Исламның төрле сорауларына кагылышлы мәкаләләр, мәгълүмәтләр укырга туры килә: әти-әнигә, туганнарыңа, күршеләреңә, дусларыңа яхшы мөнәсәбәттә булу, хәмер эчмәү, зина кылмау, алдамау, урламау һ.б. турында.
Әйе, чыннан да бу Ислам динендә бик мөһим кагыйдәләр һәм аларны аңлатырга, алар турында искәртеп торырга кирәк, чөнки хәзерге вакытта бик күп гөнаһлар кылына, кешеләр үз-үзләрен ничек тотырга икәнен белмиләр.
Тик бу сорауларны аңлатып, без бер нәрсә турында онытабыз... Без Тәүһидне аңлату һәм Ширектан саклану турында онытабыз, я инде бу темаларга әллә ни күп игътибар итмибез. Һәм бу бөтен мөселманнар өчен БИК ЗУР КАЙГЫ.
Эчеп, тартып, зина кылып, урлап, әти-әнине кимсетеп, хәтта кеше үтереп һәм башка зур гөнаһлар кылып йөргән, әмма Аллаһка бернинди ширек кылмаган кеше
Җәннәткә керә ала!!!!
Ә көне-төне намаз укып, ураза тотып, ел саен хаҗга барып, бөтен булган акчасын мескеннәргә биреп йөргән һәм шул ук вакытта Аллаһка тиңдәшләр кылган кеше (талисманнар тагып йөргән, тәкъваларга, пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә һ.б. дога кылган, хорафатларга ышанган, гомүмән, гыйбадәтләрен Аллаһтан тыш башкаларга багышлаган) - Җәһәннәмгә эләгә ала. (Аллаһ безне моннан сакласын!)
Ничек инде алай дигән сорау туа?
Моңа җавап шул: безне бу дөньяга Аллаһ Тәгалә БАРЫ ТИК АҢА ГЫНА ГЫЙБӘДӘТ КЫЛЫР ӨЧЕН БАРЛЫККА КИТЕРГӘН! Бу безнең ИҢ ЗУР БУРЫЧЫБЫЗ, ЯШӘВЕБЕЗНЕҢ МАКСАТЫ БУЛЫП ТОРА!
Аллаһ Тәгалә әйтә:
وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ
"Мин кешеләрне һәм җеннәрне Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем" (51:56)
Ә инде ИҢ ЗУР ГӨНАҺ БУЛЫП НӘРСӘ ТОРА? Хәмер эчүме? юк. Тәмәке тартумы? юк. Бәлки, күршеләрне хөрмәт итмәүме? ЮК! Әйтеп кителгән гамәлләр - зур гөнаһ, әмма ИҢ ЗУР, ИҢ ШАКШЫ, ҖИРӘНЕЧ ГӨНАҺ - УЛ ГЫЙБАДӘТТӘ АЛЛАҺКА ТИҢДӘШЛЕК КЫЛУ (ШИРЕК).
Ширек барлык изге гамәлләрне бетерә, юкка чыгара, һәм бу гөнаһтан кеше ихлас күңелдән тәүбә итмәсә - мәңге тәмуг утларында яначак.
Без барлык гыйбадәтләрне БАРЫ ТИК АЛЛАҺКА ГЫНА ЮНӘЛТЕРГӘ ТИЕШ! Бөтен изге гамәлләрне: намазны, корбан чалуны, зәкәтне, уразаны; көндәлек эшләрне дә, барысын да АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ. Ярдәм кирәк булса - Аллаһтан сорагыз, берәр нәрсә аласыгыз килсә - Аллаһка мөрәҗәгать итегез. Авырсагыз да шифасын Аллаһтан сорагыз. Аллаһтан гына куркыгыз, Аллаһ каршында гына кимсенегез. НИНДИ РӘХӘТЛЕК БИТ УЛ - БАРЫ ТИК МӨРҺӘМӘТЛЕ, ЯРДӘМ ИТҮЧЕ АЛЛАҺТАН ГЫНА МОХТАҖ БУЛУ!
Ә ширеккә нәрсә керә? Кешеләргә ышанырга, алар алдында түбәнсенергә, алардан сорарга. Кайбер кешеләрнең наданлыгы (гафу итегез) хәтта агачлардан да ярдәм сорарга җитә, уйлап карасагыз, Пәйгәмбәребез (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) заманында булган җәһилият чорыннан бернинди аерма да юк.
Агач саен тасма бәйлиләр, имеш тасма бәйләп куйсаң хыялларың чынга аша. СүбһәнАллаһ.... Ничек инде бу тасма сәбәпле бу агач кешегә ярдәм итсен инде? Ул агач үзенә дә ярдәм итә алмыйм: килеп пычкы белән кисә башласалар, бернәрсә дә эшли алмый, ә кешеләр аларга ярдәм итә дип ышаналар... Һәм моңа мисаллар хәйран! Барысын да әйтеп булмый, кем ничек кылана....
Йомгаклап, шуна әйтәсем килә: БЕЗ МӨСЕЛМАННАР ҮЗ ДИНЕБЕЗНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ, МЕНӘ МОНДЫЙ НӘҖӘСЛӘРДӘН САКЛАРГА, ЧИСТАРТЫРГА ТИЕШ. Шуңа күрә Тәүһид белән ширеккә аеруча игътибар белән карарга тиеш...
Аллаһ Сүбһәнәһү уә Тәгалә әйтә:
إِنَّهُ مَن يُشْرِكْ بِاللَّهِ فَقَدْ حَرَّمَ اللَّهُ عَلَيْهِ الْجَنَّةَ
“Дөреслектә, кем Аллаһка тиңдәшләр кылды – аңа Ул Җәннәтне тыйды” (5:72)
Пәйгәмбәребез (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) әйтә:
«Аллаһ Тәгалә әйтә: “Эй Әдәм баласы, әгәр дә син Миңа җир зурлыгындагы гөнаһлар кылып килсәң, һәм каршыма Миңа бернинди тиңдәшләр, ширек кылмыйча бассаң – Мин синең гөнаһларыңны шул кадәр ук гафу итәм”»(Ат-Тирмизи, 3540; ад-Дарими 2/322, Абу Ну’айм 2/231)
©Татарча Таухид
Нет комментариев