Сөннәткә иярмәсәң, бәхеткә ирешмәссең
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) "әл-Кәүсәр" сүрәсенең ахырында әйтә:
إِنَّ شَانِئَكَ هُوَ الْأَبْتَرُ
«Сине нәфрәт итүчең — үзе нәселсез».
Бу аның киләчәге юк, аның нәселе киселгән, аңа хәерлелек тә, аның турында якты хәтер дә, яхшы киләчәге дә булмаячак дигәнне аңлата. Әй Мөхәммәд, сине күрә алмаучы вә синең юлыңны күрә алмаучы, синең Сөннәтеңне күрә алмаучы вә синең Сөннәтеңә ябышкан кешеләрне күрә алмаучы кешеләр белән нәрсә булыр?
هُوَ الْأَبْتَرُ
«Ул киселгән».
Мөшрикләр, кәферләр, монафыйклар, мөселманнар берәр начарлыкка дучар булганда, шатландылар. Алар, мөселманнарның көчсезлеген күреп, әгәр мондый хәл күзәтелсә, алар белән нәрсәдер булган, инде
Нет комментариев