Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
* - Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр.
* - Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – ифтар вакытында уразадан чыккында сөенү булса, икенчесе – Кыямәт көнендә, уразаның савабы белән сөенүдер.
* - Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында кабул ителә торган бер догасы бар.
* - Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.
* - Ураза ул – кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан.
* - Чисталык, пакьлек – иманның яртысы, ураза – сабырлыкның яртысы.
* - Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр.
Ришат хәзрәт Курамшин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев