Кызлааар!!! Элеге тэбикмэк фотосын куюга, бик куплэрегездэн рецептын сорап смслар килде😊 Аерым-аерым язып торганчы, ин яхшысы, стенама элеп куйыйм эле😊 Бу тэбикмэкне пешергэн саен якташым, бугенге кондэ Сургутта яшэуче, алтын куллы, олы йорэкле, ягымлы йозле Голчэчэк апа Фатхуловага рэхмэт укыйм😘 Мин дэ ана стенасында тэбикмэк фотосы куреп язган идем. Ул тиз арада рецептын да жибэрде. Рэхмэт яусын узенэ. Голчэчэк апага исэ бу рецептны Азнакайда яшэуче Мэрьям апа Миннегулова биргэн. Менэ шундый, илебезнен торле почмакларында да яратып пешерелуче бииик тэ тэмле тэбикмэк ул😊
Э хэзер куплэрегезнен авыз суларын китергэн тэбикмэк рецепты😊2 чэй кашыгы чупрэне аз гына жылымса су салынган савытта купертэбез. 1 литр сотне жылытып, шикэр комы, тоз, кабарган чупрэне, 2 ст. манный ярмасы, 2 ст. он салып, куерак камыр ясыйбыз хэм жылы урынга куеп торабыз. Камыр кабарып менгэч, ярты литр сотне кайнарлап (мин кайвакыт сот урынына су да кушкалыйм), камырга салабыз, 2 йомырка сытабыз, камырны яхшылап болгатабыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев