тормыш көтүчеләр..
Яратыгыз зинхар бер - берең,
Соң була бит, кабат яшәп булмый,
Үлән каплагачтан каберең..
Исән чакта, исән чакта гына,
Хәл белешеп була күршеңнән,
Күңел җылылыгын табып була,
Мәхәббәте булган кешедән.
Ташка әйләнмәсен йөрәгегез,
Битарафлык салып күңелгә,
Бер елмаю хәтта үткәндә дә,
Җан җылысы булып сибелә.
Исән чакта гына сөеп була,
Балаларың алып кочакка,
Кешелекле булсаң кешеләргә,
Тормыш яна сүнмәс учактай.
Җылылыгын чәчеп тарала ул,
Йөрәкләргә куна чаткысы,
Бер береңне яратканда гына
Сүнмәс җирдә тормыш яктысы.
Яңарсыннар хисләр йөрәкләрдә,
Тойгылардан күңел калтырап,
Булсын кичме, көндез,әллә иртә,
Җаның балкып торсын ялтырап,
Ачык булып башка кешеләргә,
Ятмы сиңа, әллә туганмы.
Элмәгез лә йөзак кңелләргә,
Тормыштан сез әллә туйганмы?
Битарафлык, шатлык сүндерә ул,
Ерагайта кеше арасын..
Томаннарга урап күңелләрне,
Үчләр каплый күңел ярасын.
Юк соң түгел!Һич бер вакытта да,
Яратуны җанга уегыз
Әй кешеләр!Тормыш көутүчеләр
Нәфрәткә кабер куегыз...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11