Предыдущая публикация
Март азагы..Яңгыр бозны чукый,
Җанга тама. агып-агып, тукый ,
Ерганаклар ера урамда..
Ак карлары эреп калкып чыга,
Кеше гөнахыдай, пычырагы,
Әхлак җитми, җаны туарган.
Март азагы..Соры томан ерган,
Яңгыр шәүләләре артында.
Көне кичкә барып бәйләнә,
Начарның да бер яхшысы була,
Чүпләр аккач, яңа яшел туа,
Тәгәрмчәтәй тормыш әйләнә.
Март азагы..Аз да түгел,артык
Гадәтичә яши гайбәт сатып.
Пычырак ера,ара үтмәгән,
Март азагы...Аң яңарыр вакыт,
Заманасы иләсерәк артык,
Сорылыктан әле чыкмаган..
Белмим башы..Белмим азаклары.
Тормыш бара, җаны чыкмаган,
Кеше башына ни сукмаган ?
Март азагы..Яңгыр бозны чукый,
Бер елмаер кеше, томан аша,
Явызлыктан арып, туктаган..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1
Нихәлләр итәгргә,
Ничек бар шулай кабул итәргә кала.
Һәр кем үзенчә!
Бер кемнэңдә барып, колагын борып булмай,
Алай түгел- болай бит,-дип!!