Предыдущая публикация
Аптырапмы, кышка карады,
Ышанмыйча, кышның суыгына,
Бозлы сөңгеләрне ялады.
-Эреткән ич идем, кичә генә,
Кайдан килгән аңа бу көче?
Кичә генә ерганаклар ердым,
Ни кылана тагын бу кышы?
Капланган да кабат, ак юрганга,
Бәлләүр бозга төрә урамны,
Аягыңны сындырырсың, мәлгүнь,
Әллә кайдан чыга бураны..
-Кара шуңа! Кылана яшь егеттәй!
Күпкәме соң, картлач дәрмәның?
Кулын селтте:-Әйдә кыланып кал!
Синең куеныңа бармамын..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев