Предыдущая публикация
Күңел ташып чыгып,
Гөрләвекләреңдә юына,
Чәчкәләрдән, җанга бизәк чигеп,
Яшел келәм җәйгән юлыма,
Җан кояшым!Күңелем юар яңгыр!
Көмеш тамчы, ләйсән тамганы.
Яш бөредәй, зөбәрҗәт бер балкыш,
Яшлегемне синдә тапканмын.
Булсын әле бары бер балкышың,
Саф язларда күңел яңарткан,
Зәңгәр ачык күгем! Киек казлар!
Тавышылары күңел, яңграткан.
Көяз кызый! Сихри карашларың,
Аксыл томаннарга ураган,
Фасылларны, бер елмаеп алдап,
Барлык матурлыгын урлаган.
Әй Язларым! Юктыр башка вакыт!
Чәчкәләрдән сипкән назларын,
Ә мин назда шашып, сөюеңне татып,
Сиңа мәдхиямне язганмын..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев