Ә артыннан, кояш балкыды,
Җирнең юеш, җылы кочагыннан,
Яшел келәм җиргә калкыды.
Кошлар җыры яңгырады күктә,
Аксыл зәңгәр, кочып киңлеген,
Ә яралган, яшь бөреләр исе,
Кылларына тиеп күңелнең,
Җанда назлы хисләр уяттылар,
Яз дәртләре тулган, моң булып,
Коенганда язгы ташкыннарда,
Болын, әрәмәгә су тулып..
Аксыл томан, кырга тәгәрәде,
Алсуланып кояш чыкканда,
Эрегән җир, күтәрелеп калды.
Битләреннән кояш үпкәндә.
Тау, битләрен ачып, ялтырады,
Кояш нурын йотып үзенә,
Алтын нурдан чишмә калтыранда
Чагылышы, балкып күзендә,
Вак дулкыннар сипте ярларына,
Уятырга, ярдан талларын,
Җир куйныннан бөҗәкләре чыкты,
Эзләп мәхәбәттә парларын..
Сөю җырын җирдә яңгыратып,
Җылы яктан кошлар очтылар,
Каурый канат җәйгән ак болытлар,
Күкнең зңгәрлеген кочытылар.
Җанда хисләр ургып күтәрелде,
Белмим күңелемә ни тиде?
Юк ла, бары фасыл алышынды,
Бары җиргә, кабат яз килде..
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5