Предыдущая публикация
Йөрәгемдә ут кабыздың
Назлы гөлем Гөлназым,
Елмаюың – кояш нуры,
Мәхәббәте син язның.
Куш. Гөлназым минем Гөлназым,
Бул кояшым, бул язым.
Җырларыма кушылырга
Бул минем моңлы сазым.
Синдә генә җыелгандыр
Бу дөньяның бар назы,
Сөю утларында яндыр
Кызганма миңа назың.
Яз таңнарын бергә көтик
Тоеп сөюнең назын.
Гөмерлеккә үземә бул
Яратканым Гөлназым.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев