Күз салабыз тышкы дөньяга.
Уйламыйбыз алда нинди көннәр,
Килеп басар диеп каршыга.
Уйга батып, бирелеп хисләргә,
Хыялларың җанны җылыта.
Гомер уза искән җилләр кебек,
Безнең белән язмыш шаярта.
Күңелеңә кунган өметләрең,
Тырышлыкта үткән көннәрең.
Онытыла, сүнеп пыскый башлый.
Телгәләнә, сокрый җаннарың.
Күңелең башкача уйлый башлый.
Сузган сыман моңлы көйләрне.
Күз алдыңда тора бала чагың,
Сагынасың үткән көннәрне.
Кадерлисең чын дуслыкны саклап,
Кызыкмыйча калын кесәгә.
Канәгәтсең язмышыңа хәзер,
Бирелмисең ялган хисләргә.
Сокланасың кичке зәңгәр күккә,
Сәләм биреп Чулпан йолдызга.
Тырышасың якты хисләр белән,
Таңнарыңны каршы алырга.
Елмаеп көт кояш балкышларын,
Аяз көннәр килер алмашка.
Өметләрең кискен юллар аша,
Китермәсен кабат ялгышка.
Тирә якта бик күп ыгы-зыгы.
Тынычлыкта килә каласы.
Тормыш юлы салган борчуларга.
Түзеп яши адәм баласы.
Тормышыңда булган якты көннәр,
Хәтирәләр булып саклана.
Иңнәреңә салып тартып барган,
Язмыш юлы шулай аклана.
Артык хасрәт, борчу белән РАББЫМ,
Әрнетмәче , салма каргышны.
Бирмә күтәрмәслек авырлыклар,
Тормыш юлы үзе сагышлы.
Гөләндәм Абзалова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев