Предыдущая публикация
Шушы мизгел бары берләштерә.
Синең – минсез, минем синсез үткән
Гомерләрдән калыр бер хатирә.
Яшьлек елларының хәбәре бу:
Син – бер ярда, мин бер ярда калган.
Бүгенгедә шәүлә генә безнең –
Хисләр тыйнак, сүзләребез саран.
Яшьлек тә юк безнең, мәхәббәт тә
Вәгъдә иткәч кабат кагылмаска.
Яратудан өстен яралган без,
Уйлар саллы, мәшәкатьләр башка.
Тик нигә соң әрни, сыкрый йөрәк,
Ник бу мизгел шушы кадәр кыска?
Гомер нигә искән җилдән җитез?
Күрешүләр безнең юкка, юкка!
Ә шулай да тыйнак, сабыр сүзләр
Бу мизгелдә безне берләштерә!
Синең – минсез, минем синсез үтәр
Киләчәккә калыр бер хатирә.
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1