җилгә сөялдем дә,⠀
Карап торам гади баланга…⠀
Раббым, Аллам! Хәсрәтләрсез гомер ⠀
Бирсәң иде һәрбер балаңа!⠀
⠀
Ә баланым, тәсбих тарткан сыман ⠀
Үзалдына гына нидер сөйли...⠀
“Көзләр килми калмый берәүгә дә…⠀
Җил көчәйгән саен яфрак кими...⠀
⠀
Шәрәләнә барган саен салкын…⠀
Җылытмакчы булып җимеш яна…⠀
Әй җимешем… Син янганнан гына⠀
Җиллэр тынып, җир җылынса кана…⠀
⠀
Җил-җилбәзәк! Аның зәһәреннэн⠀
Яфрак яраррр… өзелмәсен өмет…⠀
Һәр хәбәрен чынга ала күрмә, ⠀
Колагыңа ысылдаса килеп…
⠀
Һәр колакта яфрак булган кебек,⠀
Һәр яфракның бардыр колагы!!!...⠀
Пышылдап та гайбәт сөйли күрмә!”-⠀
Дип пышылдый балан куагы...⠀
“Язның җиргә килми калганы юк…⠀
Яфрак урынына яфрак үсәр..⠀
Кар астында калганнары гына⠀
Үзәкләрне өзеп искэ төшәр”…⠀
⠀
Җырдагыча... җилгә сөялдем дә,⠀
Карап тордым гади баланга…⠀
Өмет өзәр хәсрәт бирмә, раббым,⠀
Дөньяларда хичбер балаңа!⠀
⠀
Ризәлә Исмәгыйлева ⠀
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1