Предыдущая публикация
Беркемгә дә чишәлмаслык серләр...
Бик тирәнгә күмелгәннәр алар,
Кеше белән мәңгелеккә күчәр...
Кеше күңелендә сагыш яши...
Бер моң яши җанны телә-телә..
Кайчак ташып, яңгыр булып ява,
Моңлы җырга кайчак әверелә...
Кеше күңелендә сөю яши...
Әйтелмичә калган, я... яшерен...
Кайнар күмер булып җанны тырный,
Җил таратыр, белмим, кайчан көлен...
Кеше күңелләре чиксез дәрья...
Агы яши анда, карасы да...
Акыл белән йөрәк көрәш кыла,
Уйлар өермәсе арасында...
Сиринә Якупова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1