Предыдущая публикация
Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!
Әйдәгез, бүген аның шигырьләрен укыйк әле...
-Кеше күңеле- кара урман,- диләр,
Карурманнарда да аланнар бар.
-Төпкә төште, батты,- дигәндә дә,
Өскә калкып чыга алганнар бар.
Күңелләрдә ниләр йөрткәнлекне
Күзгә карап аңлый алганнар бар.
Очкын чәчкән караш эчләрендә
Беркем дә тоймаган ялганнар бар.
Синең янда иңгә иңен терәп
Җаныңны аңламый барганнар бар.
Бер сөйләшеп, хыялыңны аңлап,
Канат куяр өчен калганнар бар.
Бик ерактан, йолдыз кебек балкып
Бик күпләргә маяк булганнар бар,
Тыйнак, сиздермичә безнең өчен
Яшәп, җанын фида кылганнар бар.
Бар! Бар!..
Рүзия Камаева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13
Эх,жаль яшь китте.
Урыннары ожмахта булсын,туганнарына куркэм сабырлык