Предыдущая публикация
Кояш сибә көлтә нурларын.
Карлар инде эреп бетеп килә
Җир анага биреп суларын.
Инде җырлап кайтты кыр казлары,
Аккошларым төште Ашытка.
Тик син генә, гомер, юртак аттай
Ашыкмачы, зинһар, ашыкма!
Озакламас ямьле җәйләр җитәр,
Чәчкә, гөлгә күмелер тирә- юнь.
Җилдәй җитез үтмәк буласың бит,
-Салмак атла!- дигәнемә күн!
Тезгенеңне кысып, тартып тотам,
-Үр төшәм бит, тәртә каерма!
Яшәр өчен яңа көч тупладым,
Өмет, хыялымнан аерма!-
Әле алда әйтеләсе сүзем,
Җырланмады әле төп җырым.
Вакыт кына җитсен үтәр өчен
Шау башакка тулган Көз чорым.
Рүзия Камаева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2