Предыдущая публикация
Яртылаш ничек соң яшәргә?
Кемгә соң сыеныр ярты җан,
Нишләргә, әйт, аңа нишләргә?
Канатлар сыңарлап очалмый,
Һәрнәрсә пар итеп яралган.
Ник безнең җаннарга бу сагыш,
Таралмас томандай сарылган?
Икебез бер булып тоймагач
Яшәүнең, сөюнең бар тәмен,
Нигә дип бирелгән Мәхәббәт,
Сүндереп дөньяның бар гамен?!
Кемнәр соң гаепле, теленгән
Алмадай яртылаш калганга?..
Бир, Раббым, сабырлык, түземлек
Икегә бүленгән җаннарга.
Рузия Камаева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3