Предыдущая публикация
Табигатькә сакчыл кагыла...
Бераз тынып калып, көзге көн дә -
Ак каламада балкып чагыла.
Гадәтичә булган һәрбернәрсә,
Көзгә кергәч бик тиз үзгәрә.
Алтыннарда коенса да, көзләр -
Моңсулыкны сала күзләргә...
Үз көненә бүген, үз җаена,
Үз төсләрен өрә, көз тагын...
Шатлык юрыйк һәрбер мизгеленә,
Имин булсын, көзләр, дусларым!
Раушания Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев