Предыдущая публикация
ЯЗГЫ УРМАНДА
Урман янә уянырга уйлый —
Арынмакчы кышкы йокысыннан.
Каен — уяу: яшел күзен ачкан.
Имән исә йокымсырый сыман.
Умырзая чоры үтеп бара —
Уйдыкларда гына берәм-сәрәм.
"Күрми кала идек — өлгердең!" — дип,
Башын иеп, алар бирә сәлам.
Язгы чәчәк — тәүге сөю сыман:
Аның гом(е)рен булмый һич озайтып...
Бәхет илчеседәй каршылый да
Өмет ил(е)нә кала ул озатып...
...Язгы урман бүген эскиз гына —
Иртәгәнең оеткысы кебек.
Бөек рәссам яшел тукымага
Төрле төсләр чигәр, үзе белеп.
8.05.22 - 28.04.24
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев