Кеше ике-өч елда сөйләшергә өйрәнә ала, әмма дәшми торырга өйрәнү өчен тулы бер гомер дә җитми.
Чыннан да, тел – ул Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләкләренең берсе, формасы буенча кечкенә булса да, зур көчкә ия.
Бәдәвий ґәрәбләреннән берсе пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнән җәннәткә кертүче гамәлләр хакында сорый, пәйгамбәр аңа болай дип җавап кайтара:
«Ач кешеләрне ашат, сусаганнарны эчерт, яхшылык эшләргә өндә, начарлыктан тый, әгәр боларны булдыра алмасаң, телеңне начар сүзләрдән булса да сакла»
(Ибн Аби Дунья) https://igelek.ru/telne-tyyu-hakynda-hedis/
Сәфәр аенда нинди дога укырга?
Без сәфәр аенда Аллаһка шундый дога белән мөрәҗәгать итә алабыз:
اَللّهُمَّ فَرِّجْنَا بِدُخوُلِ الصَّفَرِ وََاخْتِمْ لَنَا بِالْخَيْرِ وَ الظَّفَرِ
«Аллахуммә фәрриҗнә бидухули-ссафәри уәхтим ләнә бил-хайри уәз-зафәр».
Бу: «Әй Аллаһ, безгә Сафар аена керү шатлыгын бир. Безгә аны игелек һәм җиңү белән тәмамларга рөхсәт ит».
Өйдән эшкә яки сәфәргә чыгып киткәндә укыла торган дога
Өебездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — «Аятел-Көрси». Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылса әйбәт.
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога
«Бисмилләһи тәүәккәлтү галәллаһи үә лә хаулә, уә ләә кууәтә иллә билләһ».
(Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр) (Әбу Дауд, Әдәб, хәдис 5094).
Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», — дип үз теленд
ХӘДИС: "Берегез дога кылганда, Аллаһка хәмед-сәнә һәм мактау белән башласын, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен, соңыннан теләгән догасын укысын" (Тирмизи)
Җомга көне мөбәрак, изге җомга иртәләре хәерле булсын, жомга коне укылган барлык догаларыбыз кабуллардан булсын. Әмин.
Показать ещё