Нәни генә гәүдәсеннән Күпме җылы тоясың, Үзе капса,” мә, балам”, -дип Өзеп бирә яртысын. Гомер буе озатып килә Әни белән бәйләнеш, Фатихасын бирә, шелтәсен дә Юллар булса тайпылыш. Тугач кына кисәләр дип Гел шулай уйлап йөредек, Әни киткәч өзелә икән Анадан аерылып кендек. И ходаем, тапчы юлын Юк икәнен тану кыен, Җибәрергә иде дә бит Оҗмахта аңа урын.                              Айрат Мәһәдиев ноябрь 2021
  • Класс
Әдәм башларыннан йөри афәт Кем эләгер үткер тырнакка, Карты, яше диеп тормый Кызганмыйча сала табутка. Гашыйк идең тормышка син Яраттың син яшәүне, Яшең барган гомер яулап Әллә Ходай күпсенде. Соңгы сүзең телефонда “ Миңа моннан соңгы юл...” Уеп салды йөрәгемә: “Китәм ,улым, бәхил бул.” Бик үкенеч,була алмадым Ярсып әҗәл килгәндә, Бер кашык су бирә алмадым Иреннәрең көйгәндә. Ялгышулар булды, сине борчып Төн йоклатмый үрсәләп, Башым салып кабер кәртәсенә Гафу сорыйм үтенеп. Ишек бикле, капкасы да... Калды барсы өелеп, Көчек елый өй алдында Әниемне сагынып.                   Айрат Мәһәдиев октябрь 2021
  • Класс
Урман арты мени йортлар Тирә ягың тал- тирәк, Шул тирәкләр күренгәчтә Талпына сиңа йөрәк. Туган авыл сарылгансың Тауларның итәгенә, Янәшәңдә Комташың Һәйкәл булып күренә. Бәкәй күле камышлары Кичке бака моңнары, Яшьлегемнең онытылмас Бала чагым эзләре. Кичке уен шау-гөр килеп Әй җирсетә шул чаклар, Учак көлен җил туздырган Биек үскән чәчәкләр. Яшел чирәм – аяк эзем Чәрмәсән буйларында, Туган авыл- Юмраным Чыкмыйсың уйларымнан.              Айрат Мәһәдиев декабрь 2020
  • Класс
Әйтче миңа бер җылы сүз Сискәндереп юлсыз уйларым, Күп тә түгел, җитәр иде Юатырлык күңел кылларын. Мин бәхетле бу тормышта Син булганга матур бу дөнья, Бәхетемә төшкән хыялым син Шатлыгымнан күзләр яшьләнә. Уянамы хисләр язда Сине уйлап күңел тартыла, Тулган күбек куык булып Өрмәс борын чатнап ватыла. Уятасым килә битләреңнән үбеп Керфегеңә йомшак кагылып, Әгәр булсам яннарыңда Сөеп туймас кебек яратып. Кояш балкышының шәфакъ төсен Күрәм кебек синең йөзеңдә, Хыялланып гомер узган Мин гашыйкмын синең үзеңә.                       Айрат Мәһәдиев май 2019
  • Класс
Показать ещё