Предыдущая публикация
Кайвакытка һичбер карамый,
Алып килә дә каршыма
Кузгатма ди ярамый.
Гел торасың алларымда
Яулаган шәүләң күңел,
Онытырга тырышсам да
Һич тә китәрлек түгел.
Яшим әле синең белән
Кунаксың син хыялда,
Сөйләшәсең сыман тоям
Эрим синең сүзләрдән.
Синең белән миннән торса
Сөюләрнең газабы,
Язмыштырмы билге куя
Соңгы сүзнең азагы.
Йөрәгемнән һич чыгармый
Янарга калган йөрәк,
Ярсуларын басарга
Җаннарыма син кирәк.
Айрат Мәһәдиев , август 2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев