Предыдущая публикация
Күпме җылы тоясың,
Үзе капса,” мә, балам”, -дип
Өзеп бирә яртысын.
Гомер буе озатып килә
Әни белән бәйләнеш,
Фатихасын бирә, шелтәсен дә
Юллар булса тайпылыш.
Тугач кына кисәләр дип
Гел шулай уйлап йөредек,
Әни киткәч өзелә икән
Анадан аерылып кендек.
И ходаем, тапчы юлын
Юк икәнен тану кыен,
Җибәрергә иде дә бит
Оҗмахта аңа урын.
Айрат Мәһәдиев ноябрь 2021
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1