Предыдущая публикация
Кар бабай җилен өрә,
Боздан челтәрләр үрә.
Урамда буран дулый,
Кар очып, күктә уйный.
Яңа ел безгә килгән,
Ак кардан тунын кигән!
Чаң сугып, вакыт чаба,
Капканы арттан яба.
Кердек елның башына,
Юрыйк әле яхшыга!
Тыныч булсын күгебез,
Якты булсын көнебез!
Өмет нуры сүнмәсен,
Күңелләр сүрелмәсен.
Бәхет урап үтмәсен,
Күз яше түгелмәсен.!!!
Ачык булсын юлларым,
Чуалмасын уйларым.
Сибеп иман нурларын
Саулык бирсен Ходаем.
Гомерләр булсын озын,
Йөрәкләр булсын түзем.
Яшик әле яратып,
Җан җылысын таратып.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев