Предыдущая публикация
Гөлҗимеш тә ал чәчәген атты,
Эссе җәйгә безне чакырып.
Майның ае үтеп китеп бара,
Ак чәчәген җилгә очырып.
Яшел үлән өстләренә кунган,
Яз чәчәген мин дә орладым.
Матурлыкны күреп, хискә тулып
Яшлек елларыма юл алдым.
Җибәрәсем килми ямле язны,
Шомырт чәчәгенең исләрен.
Сиреннәргә карап гашыйк булдым
Уяндылар күңел хисләрем.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев