Ай нуры. Повесть (8)
(Дәвамы.)
Ак палата
Кəүсəрия дəваханəдə ята. Чирлəп түгел, бəхетенең тəмам
түгəрəклəнгəнен көтеп. Баярак кына Зəмния хəлен белеп
китте. Малаеңны кайчан күрсəтəсең инде, ди. Ə Таймас?
Ул бəхет йомыркасы тапкан шикелле йөри, эшкə дə өлгерə,
мал-туарны да карый, көн саен күчтəнəч, чəчкə күтəреп
монда да килə. Эш дигəннəн, кыш башлангач ирем өйдə
торыр, дип уйлаган иде Кəүсəрия, бак дисəң, браконьерлар
кышын да тынгы белми икəн. Моңа ханым бик гаҗəплəнде,
боз белəн капланган елгада ничек балык тотасың, шул,
бəке уеп, кармак төшереп утыралардыр шунда, чəнти бар-
мак кадəрле чабак, алабуга капканын көтеп. Юк, алай түгел
икəн, җаен табалар икəн шул. Моны күрсəтер өчен бер
көнне Таймас үзе белəн Кəүсəрияне дə алды.
Хатынның моңарчы каргизəргə утырып йөргəне юк иде.
Үзе куркыныч, үзе рəхəт. Таймас руль тоткан, үзе игътибар
белəн Идел өстен күзəтə, элекке очучыда бөркет күзлəре
бардыр, кечкенə боз калдыклары өемен ул əллə кай-
дан күреп алды. Браконьерлар бəке тишкəндə калган боз
кисəклəре иде бу. Таймас бəкегə аркылы куелган, өстенə
кар сибелгəн таякны күтəреп карады, аңа бау бəйлəнгəн
иде. Бауны тарта торгач ятьмə очы килеп чыкты. Чама
белəн йөз-йөз ун метрлы ятьмə иде бу. Менə ничек тота-
лар балыкны! Бəке уеп, ятьмəнең бер башыннан башлап
төшерə баралар, ə агым аны түбəн якка сөйри, калкавыч-
лар боз астыннан шуа, шулай итеп, озын ау үзеннəн-үзе
тартылып-сузылып урнаша да куя. Бары тик бер очын
бəйлəп кенə куясы.
Шундый кораллар эзлəп мавыгып йөри торгач, орчык буе
кышкы көн узып та киткəн, ни арада караңгылык төшкəн, ə
кайтырга ерак кына. Таймас каргизəрен куа. Салкын төн,
ярый əле нык киенгəннəр. Абызбай утлары кайчан күренə
инде дип кенə килгəндə каргизəр кинəт нəрсəгəдер бəрелеп
янтаеп очып та китте, егылган Кəүсəриянең аягына “Рысь”
артына тагылган тимер чана килеп тə төште. Ул авыртуга
түзми ныграк кычкырып җибəрде шикелле, Таймас тиз генə
чананы əйлəндереп ташлады да, хатыны өстенə иелде.
Йөзе куркудан ап-ак.
– Ни булды, бəгырем?
– Аяк!
Биредə, уйласаң уйламасаң да, бер генə əмəл кала:
Таймас хатынын күтəреп алды да ашыгып алга атлады.
Кəүсəрия үзен күтəреп баруы какча гына гəүдəле ире өчен
авыр икəнен аңлый иде, шулай да аптыраудан сорап куй-
ды:
– Нəрсə булды соң?
– Браконьерлар агач күмеп куйган.
– Ник алай дисең?
– Чөнки иртəн нəкъ шуннан үттек, бернəрсə дə юк иде.
Икенчедəн, бүрəнə кисəге кыйгачлап салынган. Əгəр ул ар-
кылы ятса, “Рысь” йə сикереп китəр иде, йə төртелеп ка-
планыр иде. Ə кыйгач яткач, бер чаңгы алдарак менə һəм
чана мотлак рəвештə тəгəрəп китə. Кешелəр аста кала. Бик
мəкерле бəндəлəр болар.
– Ярый исəн калдык əле.
– Əйе, шəп килүебез аркасында мин очып киттем, тик син
генə түз инде, бəгырем.
Сүзлəр өзелде. Ни заман таза гына гəүдəле хатынны
күтəреп килгəн ирне ник сөйлəндерəсең, болай да хəле
беткəндер.
– Куй мине, Таймас. Белəклəреңне өзəсең бит. Үзең
генə кайтып берəр транспорт алып кил, – диде бераздан
Кəүсəрия.
– Булмый. Хəзер инде күп калмады, – дип, үзенекендə
торды ире.
Кəүсəрия боларны исенə төшерə дə хəйран кала. Таймас
барыбер аны хастаханəгə кайтарып җиткерде, бер генə
мəртəбə дə тукталмады, ял итмəде. Булса да була икəн
шундый ирлəр! Азак белəклəре авыртудан Таймас озак
җəфаланды, тик хатынына сиздермəскə тырышты. Ə
Кəүсəрия əнə шул аягы белəн дəваханəдə ятканда авырга
узуын сизде дə инде.
Ханым җайлап ята да, түшəмгə карап, тагын да татлы хы-
ялларга чума. Күп хатыннар гадəттə ирлəренең ни эшлəве
белəн кызыксынмый, ə менə Кəүсəрия ире белəн өч тапкыр
рейдка чыкты. Бу язны Таймас аеруча көтеп алды, бердəн,
улы туасын ашкынып көтте, икенчедəн, балык саклау ин-
спекторына катер бирəлəр. Фазылханов үзе юллап йөрде
инде, югыйсə, бирерлəр иде! Димəк, ике инспектор, ике суд-
но була, су байлыклары тагы да ышанычлырак сакланачак.
Кечкенə катер нəкъ боз киткəн вакытларда кайтты. Бозлар
үтеп елга өсте ачылган гына иде, Таймас, гадəттəгечə,
күзлəреннəн шатлык очкыннары чəчеп, хатынына эндəште.
– Йə, Кəүсəрия-Сəрия җаным, җыен, əйдə, икəүлəп язгы
Иделне байкап килəбез.
Абызбай авылы янында гына зур култык бар, аңа кечкенə
бер елга коя. Шунда юнəлделəр. Кəүсəрия ерактан ук
кешенең күплегенə игътибар итте, район үзəгендə генə
дə шулкадəр күп балыкчы яши микəнни? Алар иске агач
күпер өстендə дə кунаклаган, яр башларына да тезелгəн.
Лəкин, шунысы гаҗəп, алар кармак ыргытканда дикъкать
белəн су өстенə карый, тоткарланып тора. Моның хикмəте
якын килгəч кенə аңлашылды – су өстен тутырып салам
кисəклəре, дөресрəге, тирес калдыгы ага. Хуҗалыклар
тиресне кыш көне елга буена чыгаралар да, язгы ташкын
сулары аларны ялмап кына ала, солярка яндырып кырга
ташып торасы булмый. Ə балыкчылар əнə шул чүп арасын-
нан кармак ташларлык кына ачык урын эзли икəн.
– Шулай икəн шул. Ходай дөньядагы барлык нəрсəне уй-
лап тапкан, ə кешегə бу гына аз кебек күренгəн – чүп уйлап
чыгарган. Кемнең нəрсəгə сəлəтле булуы күренеп тора, –
диде кəефе бозылып киткəн Таймас.
Бу тормышның мəзəклəрен күрим дисəң, балыкчылар
янында йөр икəн. Бер ярда өч малай тыз-быз килə, суал-
чаннары беткəн.
– Илгиз абый, суалчан ыргыт əле! – дип кычкыралар.
Аргы яктагы җиткəн егет бер уч бөҗəкне пыяла банкага
тутырып, авызын чүпрəк белəн бəйлəде дə, киерелеп то-
рып бу якка ыргытты. Банка əйлəнеп-əйлəнеп һавада очып
килə, елга уртасында аның чүпрəге чишелеп каядыр җил
уңаена очты, йомгак булып укмашкан суалчаннар “лачт”
итеп суга килеп төште. Ə банка, моның белəн генə канəгать
булмагандай, “этлеген” дəвам итте, фыр-фыр килеп һаваны
ярып килде дə малайларның əллə ничə йөз сумлык пла-
стик кармак сабына бəрелеп “чырк” иткəн тавыш чыгарды.
“Кармакны сындырдың,” – дип, балаларның берсе елый
башлады. Шундук аңа икенчесе ярдəмгə ашыкты: “Җилем
белəн ябыштырып була ул, елама!”
Хисам да монда икəн, Таймас аның белəн сөйлəшеп тор-
ды. Анысы да мəзəк сөйли:
– Кичə мин, иптəш инспектор, Аллаһы Тəгалəгə ышанып
куйдым бит əле. Балык кармакларга килгəн идем, бəхет
булмады, көн буена бер песи ашатырлык вак-төяк тоттым.
Инде кич булды, булган кеше кайтып бетте, ə мин кайтырга
гарьлəнəм. Шул балык белəн ничек кайтасың. Җитмəсə, су-
ытып җибəрде, вак яңгыр сибəли башлады, күңелсез, түзəр
əмəл юк.
– Их, мин əйтəм, Ходаем, Аллакаем, бер генə эре балык
бир инде! Берне генə! Шул соңгысы булыр иде, кайтып
китəм дип ант итəм.
Шулчак күптəн “йоклаган” калкавыч сикереп куйды. Аннан
əллə кая йөзеп тə китте. Тартып алган идем, əйбəт кенə,
ярты килолы балык. Күңелгə җылы йөгерде. Тагын кар-
мак салдым. Эре балык элəккəч нинди юлəр кайтып китə,
бəлки, алар анда бер көтүдер. Əйе, вəгъдəмне боздым.
Мин əйтəм, Аллаһы мине генə карап тора иде, əйтерсең
аның башка эше юк. Кинəт калкавыч ду килеп бии башла-
ды. Аһ, димен, кайтмый калып дөрес эшлəгəнмен, монда
балык чиртə башларга тора. Шундый өметлəр белəн тар-
тып алган идем – энə буйлык чабак!
Менə күрəсеңме, Ходай башта, минем ялваруымны ише-
теп, телəгемне үтəде, аннары инде мине мыскыл итте:
“Нəфсеңне тыя алмадың, вəгъдəңне боздың, мə, алайса,
син сораган балык!” – диде.
– Бүген элəгəме соң? – дип сорады Таймас.
– Күреп торасың, менə бу чүп булмаса, “йолкып” та
өлгереп булмас иде.
– Менə шундый уңышлы вакытта Аллаһыга ышаныр-
га кирəк, Хисам, ə эш уңмаганда, бəла килгəндə генə
Аллаһыны искə төшерү ул əле иман түгел.
– Анысы шулай инде. Яшен атмыйча урыс та чукынмый.
Кызык инде ул – балыкчы дигəн кавем. Бер карасаң,
явыз, комсыз браконьер. Икенче яктан, ихлас, эчкерсез
адəмнəр. Сорасаң, актык күлмəген салып бирергə əзер
риясыз кешелəр. Һəм шунысы гаҗəп, болар барсы да ба-
лык тоту ысулына бəйле. Əгəр закон буенча икəн, балык-
чы шаян, ягымлы адəм, əгəр җинаятьчел шөгыль белəн
мəшгуль икəн, ул инде астыртын һəм усал, ул инде балык-
чы да түгел, ə браконьер. Ягъни, җинаятьче.
Тар елгаларның шунысы начар: браконьерлар ярдан ярга
ау сузып куя. Бер-бер артлы биш-алты ятьмə торырга да
мөмкин. Шуннан инде күпме генə балык шулар аша үтеп
уылдык чəчү урынына барып җитə ала? Таймас, ыргаклы
бау төшереп, көймəсен иң акрын тизлектə алып бара баш-
лаган иде, вак тишекле ятьмə-частушка элəгеп тə чыкты.
Мондый коралны вак балыкка – чабакка куялар, аның кал-
кавычлары су өстендə тезелеп ята, тик, елгада чүп йөзгəч,
тимерлəр тагып, төпкə батырып куйганнар.
Ярый, йөкле хатынны йончытып озак йөрергə ярамый,
Таймас Кəүсəрияне кайтарып куярга булды. Авылга якын-
лаша башласалар, пляж буенда əллə ничə машина, кеше
җыелган икəн. Араларында Рафаил Нəби улы да күренə.
Таймас та көймə борынын ярга китереп төртте.
– Күрəсеңме, мин вəгъдəмдə торам, əнə эскəмиялəр,
чишенү кабиналары, бəдрəфлəр эшлəтеп алып килдек.
Су җылынуга барсы да əзер булачак, – диде башлык,
күрешкəндə.
– Бик шəп. Абызбай иң матур район үзəге булырга тиеш!
– Дөрес əйттең. Тик һаман нидер җитми кебек.
– Матур итеп киртəлəп алырга кирəк. Язлы-көзле маши-
налар кереп, чирəмне изеп бетерə бит. Ни утырырга, ни
ятарга урын калмый. Комы гына түгел, яшел чирəме дə
булсын иде.
– Килешəм, монысы да дөрес. Карале, Таймас, сине
котларга да була икəн. Беренчедəн, менə дигəн катер
алгансың, икенчедəн, əти булырга җыенасың икəн.
– Шулайрак. Рəхмəт, Рафаил Нəбиевич!
“Рəхмəт” сүзе Таймасның иң яратканыдыр, ахры. Əллə
тормышны яратканга шундый тəмле телле микəн ул.
Кəүсəрия аннан һəр көнне “рəхмəт” ишетеп яши, бəхетле
хатын. Аннары, Таймас еш кына Кəүсəрияне “зəңгəр күз”
дип атый. Эштəн кайтып керə дə: “Исəнме, зəңгəр күз,” – ди.
– Исəнме, зəңгəр күз!
Бəй, юраганың юш килер, дилəр, Кəүсəрия уйлаган сүз
ак палата эчендə чынбарлык булып яңгырады. Йомылып
киткəн күзлəрен ачса, бер бəйлəм чəчəк күрде. Таймас
шуның артына яшенгəн дə рəхəтлəнеп көлə.
– Кит, имансыз, кеше куркыта яздың! – ди Кəүсəрия,
үпкəлəгəн булып.
– Йə, зəңгəр күз, хəллəрең ничек, ашаталармы, йоклата-
лармы, авыр эш кушмыйлармы, укол кадап йөдəтмилəрме,
сөйлəп җибəр.
– Барсы да əйбəт, син генə юк.
– Борчылма, озакка түгел бит. Йə, минем улым кайчан
өйгə кайта инде?
– Иртəгə табасың, диделəр.
– Бик шəп! Димəк, иртəгə минем иң бəхетле көнем.
– Минем дə. Ə син белəсеңме иртəгə нинди көн?
– Белəм, əле генə əйттең ич, минем улымның туачак көне.
– Шаярма əле, Таймас, безнең танышкан көн. Йолдыз
санаган төн. Нəкъ бер ел элек син бəрелеп кəкрəйткəн йол-
дызларны жəллəп торган идем.
– Юк ла, мин бит шаяртып кына əйттем, миңа кадəр үк
чүмеч иде инде ул.
– Ялганлама, бəгырем, син кəкрəйткəнсең. Менə минем
кебек карт кызга да син бала ясап бирдең, барсына да син
гаепле.
– Алайса, мине нинди җəза көтə инде?
– Җəзаның иң катысы. Беренчедəн, мəңгелек мəхəббəт.
Икенчедəн, тиздəн улың җилкəңə менеп атланачак.
Таймас нидер əйтмəкче иде, күзеннəн яшь атылып чы-
гып, тукталып калды.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3