Ай нуры. Повесть (7)
Ул сүзен дə əйтеп өлгерə алмый, Таймас мылтыгын туп-туры Туктарның маңгаена төзи дə атып та җибəрə...
(Дәвамы.)
Төшкə кергəн легенда
Дəреслəр беткəч, Кəүсəрия ахирəтен чəй эчəргə алып
керде. Хатын-кыз мəңге шул инде ул, Зəмниянең күзе шун-
дук тəрəзə пəрдəлəренə төште.
– Ə, яңаны элгəнсең икəн, нинди матур!
Аш бүлмəсенə кергəннəр иде, янə шул.
– Карале, кайчан яңа суыткыч алдыгыз? Котлы булсын.
Ну бəхетле инде син, Кəүсəрия.
– Əйе, мин бəхетле. Яшермим. Яшерəсем дə килми.
– Көнлəшəм мин синнəн, ахирəт.
– Көнлəшү гөнаһ, дилəр, Зəмния.
– Бəй, нинди гөнаһ булсын! Көнлəшү – двигатель про-
гресса бит ул. Көнлəшə белмəсəк, тире ябынып тау куы-
шында яшəр идек.
– Чыннан да шулай шикелле, Зəмния. Бигрəк тə без,
укытучылар, гомер буе көнлəшеп яшибез. Менə аның клас-
сында отличник күп, моның классында җырчы, рəссам,
шахматчы бар дип, үлəбез инде, кара көеп көнлəшəбез, ə
үзебезнекелəр шундый ук бит инде, һəрберсендə сəлəтле
балалар бар.
– Менə шул шул. Көнлəшəсең икəн, димəк, син алдын-
гыга иярəсең, аныңча эшлəргə тырышасың. Нəтиҗəдə, бар
кешелек алга атлый. Карале, мин сиңа фəлсəфə сатарга
кермəгəн идем, бер сүз бар иде.
– Синдə сүз, миндə күз. Баядан бирле кыжмырдаганыңны
күрəм, əйт.
Зəмния авыр сулап куйды:
– Миңа ни, теге, яңа укытучы карап тик утыра. Укытучылар
бүлмəсенə керер əмəл юк, миннəн күзен алмый. Нишлəргə
соң?
– Төрлесен эшлəргə була: мəсəлəн, күзенə кукиш
төртергə, яисə телеңне чыгарып күрсəтергə. Монысы бигрəк
тə əйбəт, телеңнең озынлыгын баштан ук белеп торыр.
– Ахмакларча сөйлəнмə əле, минем йөрəгем яна, ə син
авыз ерасың.
– Туктале, тукта, кем монда зарланып, аһылдап утыра,
чая җанкисəгем Зəмния түгелме?! Мин сине танымыйм.
Мине аркамнан этəреп дигəндəй кияүгə бирдең, ə үзеңə
вакыт җиткəч, нишлəргə белмəгəн булып уфтанасыңмы?
Белəсең. Ул карый икəн, син дə керфек сирпеп ал, курыкма,
коелып төшмəс, ясалма керфек түгелдер.
– Куркам шул.
– Бəй, мин сине батыр хатын дип, гомер буе дус итеп
йөрим, синнəн үрнəк алам, ə син бер нəзберек икəнсең.
– Мине гел əрлисең, ə мин киңəшергə кергəн идем.
– Киңəшем шул: күңелең наз сорый, йөрəгең бəхет тан-
сыклаган, аларны мəхрүм итмə, барысы да яхшы булыр.
Зəмния бераз сүзсез утырды. Менə кыяфəте үзгəреп
китте, тынычлык, ышаныч иңде, аннары инде дулкынла-
нудан битлəре алсуланып чыкты. Ул урыныннан торды
да Кəүсəриягə ни рəхмəтен əйтми, ни хушлашмый ишеккə
юнəлде. Хуҗабикə аның артыннан башын чайкап калды.
Əйе, бəхетсез кеше адым саен икелəнə, адымын ча-
малап баса, һəр ишектəн башын иеп керə. Ул һəрчак ял-
гыш басармын, башымны бəрермен, ялгышырмын, дөрес
эшлəмəм дип куркып яши. Ə бəхетле кеше гел тыныч, ул
бик зур эшлəргə дə үз көченə ышанып тотына, хаталаныр-
мын, адашырмын дип түгел, ə кызыксынып, дəртлəнеп яңа
юлларга аяк баса. Бер уңайдан башкаларга да бəхет, имин-
лек нурлары өлəшеп бара. Менə бит, Кəүсəрия əле генə
Зəмниягə киңəш биргəндə ахирəтенең дə, ниһаять, тор-
мыштан уңасына тамчы да шиклəнмəде.
Бəхет нəрсə ул? Шушы кешедəн башка мин никадəр
бəхетсез булган булыр идем дигəн, башка ялгыш кына ки-
леп кергəн фикердəн йөрəгең куырылганчы курку. Кəүсəрия
Таймас юкта аны көтеп, ул өйдə булганда сөеп бəхетле бул-
ды. Ə иң бəхетле, əкияткə тиң көннəре урманда булгандыр.
Робинзон Крузо турында кино карап утырганда Кəүсəрия
белəн Таймас бəхəслəшеп киттелəр: янəсе, менə шулай,
бер əйберсез һəм япа-ялгызың калган очракта яшəп булыр
иде микəн?
– Була, – ди, Таймас, – əнə, син күр, браконьер Сəйфи
беркайда эшлəми, лəкин балык сатып баеп китте.
– Синең сүзеңдə хаклык юк, – ди Кəүсəрия. – Əгəр ул
балык сатып баеды дисең икəн, Крузоның нидер сатарга
мөмкинлеге юк бит.
Таймас үзенекен талкый:
– Лəкин Крузога телевизор, суыткыч, машина да кирəкми.
Шулай булгач, аның тапканы тамак туйдырырга гына җитə
тек җитə инде. Балык сатып ята икəн, ул үзен генə түгел, күп
кешене туйдыра ала, дигəн сүз.
– Син тагы да ялгыштың, – ди Кəүсəрия, – сатар өчен
продукция заманча кораллар ярдəмендə җитештерелə.
Мəсəлəн, балыкчыга ятьмə кирəк. Ə без бит бернəрсəсез
кешене күз уңында тотабыз.
Таймасның көймəсе комга терəлде, ул бераз уйланып
торды һəм бик шəп дəлил тапты:
– Хайваннар яши бит! Аларның бернинди коралы юк. ə
кеше хайваннан акыллырак. Шулай булгач, ул əмəлен та-
бачак.
Лəкин, хатын-кыз бəхəслəшү остасы бит, аларны җиңеп
булмый. Кəүсəрия янə каршы төшə:
– Юкны сөйлəмə, һəр тереклек иясенең коралы бар.
Бүренең, мəсəлəн, арымас аяклары һəм теше, ул сарык-
ны чəйнəп кенə ташлый. Ə синең акылың нəрсə чəйнəргə
ярый? Биредə акыл түгел, шөшле шикелле теш кирəк!
Кыскасы, булмый алай яшəп, кеше – коллектив, җəмгыять
берəмлеге.
Таймас бу бетмəс бəхəскə чик куярга булды.
– Алайса, əйдə эксперимент ясыйк һəм үз күзебез белəн
күрик, – диде ул сөеклесенə.
– Ничек инде? – дип, Кəүсəрия мəзəк итеп кашларын
җыерып алды.
– Ничеккə ничекне кушып! Ял алабыз да еракка, урман
арасына китəбез. Бер ай яши алсак, димəк, мин хаклы бу-
лырмын.
– Мə бишне, ун булсын. Телəгəнең уң булсын, – дип,
Кəүсəрия риза булып иренең учына сукты.
Уйнап кына бəхəслəшкəннəр иде, эш чынга китте –
Таймас отпуск алган. Туктар булгач, монысы да мөмкин
икəн хəзер. Кəүсəрия дə директордан ял сорагач, җыенырга
ук керештелəр. Анысы бик мазалы булып чыкты: тегесен
дə, монысын да аласы килə, лəкин ярамый. Ир белəн хатын
бер-берсенə көндəш һəм контроль булып куйдылар.
Боларны Туктар еракка илтеп ташлады.
– Ярар, алайса. Мин бер айдан килермен, – диде дə, озак
сөйлəшеп тормыйча көймəсен кирегə борды.
Биредə, таллар арасында, чишмə бар икəн. Шуның янын-
да тукталып тордылар да тауга күтəрелə башладылар. Елга
буенда иртəнчəк салкын була, ашыгып тауга үрлəгəндə
җылынып киткəн кебек булганнар иде дə, биеклектə тагы
да өшетə башлады.
– Үзең алып килдең, хəзер тап бер куыш, – дип, Кəүсəрия
иренең аркасына кагылган иде, кулы каты нəрсəгə тиде.
Таймас аркасына бəлəкəй генə балта бəйлəп куйган икəн.
Тагы да капрон җеп белəн шырпы алган. Кəүсəрия учак
ягарга кереште, ə ире кечкенə балта белəн киртə юанлы-
гындагы агачлар чабарга тотынды, шулардан куыш кора
башлады. Берничə сəгатьтəн ул əзер иде инде, хəзер өшеп
үлү куркынычы янамаячак.
– Ну хəйлəкəр икəнсең син, Таймас. Кырык Алдар карт
малае. Бер əйбер дə алмаска дип килештек түгелмени.
Мине акыртып алдадың. Юк, алдамадың, ə отылдың син.
Отылдың!
– Нишлəп мин отылыйм, без бит замана əйберлəре ал-
маска дип сөйлəштек, ə ташбалта ул электəн булган, шу-
лай ук хəтта тау куышында яшəгəн тəүтормыш кешелəре
дə уттан файдаланган. Ну, без яшен атканын яки вулкан
атылганын көтеп тормабыздыр инде.
– Сөйлəргə оста инде син. Хəзер мине: син Кəүсəрия
түгелсең, ə борынгы кыргый хатынсың, дип ышандырып, чи
ит ашарга да кыстый башларсың.
Лəкин боларның озак сүз көрəштерергə мөмкинлеклəре
юк иде. Кояш төшкелеккə күтəрелүгə көндəлек гадəт буен-
ча ашыйсылары килə башлады. Йөри торгач кура җилəге
таптылар, кичкə кадəр шуны җыеп маташтылар. Аннары,
Кəүсəриянең гаҗəплəнүенə каршы, гомер буе күктə оч-
кан һəм суда йөзгəн кеше коры җир тормышын да яхшы
белə икəн, ягъни ашарга яраклы үлəннəрне таный. Махсус
əзерлəнеп килгəн, ə минем шуңа да башым җитмəде, дип
уйлады Кəүсəрия. Нишлисең, Таймас кайда да Таймас
инде ул.
Кич гаҗəп җылы килде. Көндезге тəэсирлəр, хуш исле
печəн-түшəк изрəткəнме, Таймас татлы йоклады. Лəкин төн
уртасында кинəт уянып китте. Караса, янында сөеклесе юк.
Сискəнмəде Таймас, хəвефлəнмəде, ничектер һəрнəрсəдə
тылсым, серлелек, илаһилык иде бу төндə. Ул куыш авы-
зын томалап торган бер көлтə ботакны тавышсыз гына
читкə этте.
Алан уртасында ап-ак шəүлə. Ул шундый матур, шун-
дый гүзəл, өрфиядəй җиңел, кытай чынаягы шикелле ак,
болан баласыдай сөйкемле вə нəфис! Озын кара чəчлəре
ефəк шарламадай сул иңе буйлап яткан. Икенче иңбашы,
түшлəре ай нурында ара-тирə ялтлап-ялтырап ала. Һəр
сызаты рəссам кулы белəн сызылгандай нəфис буй-сын
акрын гына төнге чəчкəлəр аралап йөри. Хəрəкəтлəре
шундый нəзəкатьле, шундый назлы… Менə ул тукталып
айга карады һəм күк җисеменə колачын ачты. Ай нурла-
рын кочамы ул, хыялында җиһанга очамы… Шулай ул ап-
ак сын булып хəрəкəтсез тора, йөзен көмеш нурлары юа,
бар булмышын табигать иркенə тапшырып, лəззəт кичерə,
илаһилыкка тиенə.
Таймас, үзе дə сизмəстəн, ятакны яңадан капшап кара-
ды, əйе, Кəүсəрия урыны буш, ул юк иде. Нишлəп булсын!
Аландагы ак шəүлə аның хатыны лəбаса! Ул шулкадəр дə
матур, гүзəл дип кем уйлаган. Ай нурлары əллə Һəва кызын
фəрештəдəй садə итəме, гəүдəсен төн күбəлəгедəй җиңел,
бар булмышын ак төнбоек шикелле əкияти итəме? Сын
нидер көтə кебек. Ай үз нурыннан күпер салыр да шуннан
гына, җиңел генə менеп китəрме ул? Əллə хəзер куыштан
Таймас атлыгып чыгар дип наз вəгъдə итəме? Ə Таймас
авызын ачкан да калган, ул əле бу матурлыкка сокланырга
тели, ул əле бу манзараның ни белəн бетəсен белми, ул
əле шушы сихри күренешне бозарга базнат итми.
Ə ак сын талгын гына, нəфис кенə басып тагын йөреп
китте, аннары ул, нидер исенə төшергəндəй, куыш янына
якынайды һəм кинəт кул изəде. Качып кына, яшеренеп кенə
шəрə фəрештəне күзəтеп яткан Таймасын ул ымсындыра,
хуплый һəм аның булачак һəр кыланмышын аклый иде. Ир
заты түзмəде, əкият сынына тупас, имəндəй нык һəм гади,
зəвыкъ дигəн нəрсəдəн ерак торган ир-ат гəүдəсе кушыл-
ды. Бəй, шулай да буламы, əле генə төн фəрештəсе булган,
ай нурларында коенган тылсымлы хатын заты үзенə якы-
найган ир затын ят итмəде – ай нурлары да, сихри тынлык
та, хəтта əле генə ялгыш басып имгəтергə кызганыч булган
алан чəчкəлəре дə онытылды, алар аста калды, басылды,
егылды, чөнки бар чəчкəлəр патшасы – мəхəббəт үзе тан-
тана итə иде…
Таймас беренче мəртəбə шулай соң уянды. Ул үз-үзен
битəрлəмəкче иде дə, янында хатыны ятуын шəйлəп, тые-
лып калды. Кəүсəриянең йөзе сабый баланыкы шикелле
тыныч, саф иде. Түзмəде Таймас, аны битеннəн үбеп алды.
Хатыны сиздеме моны, əллə татлы төшлəрен күрə идеме,
йөзенə бəхетле елмаю сирпелеп чыкты.
Тик, Таймасның үз эше, мəхəббəт ул, əлбəттə, яхшы
нəрсə, лəкин кешедə тамак та бар ласа. Беренчедəн, ул
ничек булса да үзенең фəрештəсен туендырырга тиеш,
икенчедəн, алар бит бирегə бəхəслəшеп килгəн иде, димəк,
Таймас кешенең цивилизациядəн башка да яши алуын
исбатларга тиеш. Бəхеткə каршы, капрон җептəн куйган
элмəккə куян элəккəн иде. Учакта кыздырылган куян ите
искиткеч тəмле икəн. Моны Кəүсəрия ит пешмəс борын
ук белде, авыз сулары килə бит. Инде тəгам əзер булгач,
Таймас сөйлəнə-сөйлəнə аны өлешлəргə бүлəргə тотынды:
– Без үскəндə əни тавык пешерə иде дə, болай бүлə иде:
башы – ата кеше, гаилə башлыгына, муены – ана өлеше,
гаилə тормышын ул юнəлтə, канатлар – кызларга, алар-
га тиздəн очарга туры килер, ə аяклар малайларга инде,
аларга дөнья буйлап йөрергə туры килəчəк, – ди иде.
– Шулайдыр, ə менə син ничек бүлəрсең икəн, мин монда
канатлар күрмим бит əле, аяклар гына.
– Соң, ярый инде татар баласына, дүртесен дə мин
ашармын, ə менə түшкəсен мин бөтен килеш төнлə күргəн
фəрештəгə бирер идем. Тик, аны кайдан табасы? Ул син
түгел бит инде, əйеме?
– Нəрсə, əллə син төн кызы мин түгел идем димəкче
буласыңмы?
– Шулайрак. Ул бит икенче төрлерəк “киенгəн” иде!
– Ах, юньсез! Димəк, син кочкан кыз мин түгел, син миңа
хыянəт иткəнсең булып чыга.
– Йа Хода? Анысын уйламаганмын бит. Син, тик син генə
минем фəрештəм. Болай булгач, түшкə сиңа. Бер атнага
шуны икебезгə чамала да, калганын туйганчы аша, – дип
көлде Таймас.
– Алайса, бер ашауга бер чеметем ит була инде.
Юмартлыгың өчен рəхмəт, əлбəттə, тик шулай ашасам мин
алпамшалар кадəр үсəлмəм бит əле. Ə минем алар кебек
буласым килə.
– Нинди алпамша сөйлисең син? – дип кызыксынды
Таймас.
– Төш күрдем. Дөресрəге, кемдер əкият сөйлəде, тавы-
шын ишетеп яттым, ə үзен күрə алмадым. Имеш, борын за-
манда бу якларда алпамшалар яшəгəн. Шунда бер кыз суда
йөзеп уйнаган җиреннəн батып үлгəн. Ул чагында Идел бик
гайрəтле, мул сулы, тиз агышлы дəрья булган икəн. Кызның
сөйгəн егете ялгыз торып калган, ди. Аның бик ачуы килгəн,
Иделне буып ташларга уйлаган. Зур-зур ташларны кыядан
йолкып алып ыргыта икəн. Шуннан, үзе суга кереп, шулар-
ны тезə башлаган. Ə Идел туфан күтəргəн, егеткə каршы
дулкыннарын җибəргəн, аның аяк астындагы җирне төпсез
иткəн. Шулай итеп, егет тə харап булган, аны яртылаш су,
яртылаш җир йоткан. Соңыннан, туфан басылганнан соң,
егетнең башы Идел өстендə калкып чыккан, дилəр, тик бу
вакытта ул инде ташка əйлəнгəн булган. Ул əле дə бар икəн.
Таймас хатынының сүзен игътибар белəн тыңлады да
кыска гына əйтеп куйды:
– Əкият сөйлəмə!
– Нигə?! – дип гаҗəплəнде Кəүсəрия, ирен аңламыйча.
– Соң, бу легенданы мин балыкчылардан ишеткəн идем, ə
син төшемə керде дип ялганлап утырасың. Укытучы башың
белəн кеше алдарга ничек оялмыйсың син, ай-яй-яй...
Хəзер инде Кəүсəрия бөтенлəй аптырауда калды:
– Нишлəп алдашам, ди. Төшемə керде. Дөресрəге, кем-
дер сөйлəде дə аннары йомшак кына итеп битемнəн үпте.
“Алпамша кызы кебек гүзəлсең, алпамшалар мəхəббəтенə
лаек бул!” – диде, валлаһи-биллəһи.
– Андый легенда чыннан да бар. Менə без утырган
тауның елга ягына караган кыясы нəкъ кеше башына охша-
ган. Мең еллар буена ул яргаланган, кайбер ташлары кое-
лып төшкəн, ярыкларына агач-куак үскəн, лəкин шулай да,
игътибар белəн караганда, анда əллə ачулы, əллə газаплы
егет чыраен төсмерлəргə була. Кайткан вакытта мин сиңа
күрсəтермен əле аны.
Берничə көн шулай күңелле үтте, аннары инде хəллəр
алай ук оҗмахча булмады. Башкача куян тотылмады, ба-
лык каптырырга кармак-фəлəн юк, ə гел үлəн ашау маем-
лата икəн. Хəтта күңел болгана башлады.
– Миңа иртəгə кайтырга кирəк, – диде Таймас. – Синең
белəн миңа куышта да җəннəт, лəкин эш көтə, Робинзон ул,
бəлки, пенсионер булгандыр, əллə атасы миллионермы, ə
мин – җаным-тəнем белəн эш аты.
– Соң, əгəр үзеңнең җиңелүеңне танысаң, кайтыйк, –
диде Кəүсəрия.
– Нишлəп инде мин җиңелим, ди. Бер атна яшəдек бит,
арытаба да нəкъ шулай дəвам итə инде ул. Диңгез тəмен
белү өчен аның суын эчеп бетерү кирəкми. Минемчə, мин
үземнең хаклыгымны тулысынча исбатладым.
– Хуҗаның ишəге дə ач торырга өйрəнгəч кенə үлеп
киткəн, ди. Бер атнада беркем дə үлми, хəтта берни аша-
мый торса да, ə менə кырык көн торсак, шул ишəк язмышы-
на дучар булыр идек.
– Без ишəк түгел, бер əмəлен табар идек əле.
– “Идек” кенə шул. “Идек” дип фаразлау дəлил түгел,
димəк, син отылдың. Кеше ялгызы яши алмый.
– Ə мин яши алам!..
Таймас шулай диде дə телен тешлəде, бу сүзне ни уйлап
əйтте ул?
– Янымда син булсаң, яши алам, – дип төзəтенде тиз
генə.
– Əһə, кире чигə башладыңмы?! Хəзер инде тулысынча
бирел, кеше җəмгыятьтəн башка яши алмый, дип əйт.
– Нишлəп яшəмəсен, Робинзон яшəгəн бит! – дип карыш-
ты һаман Таймас.
– Ничек яшəгəн?! Утраудан ычкынырга җай эзлəп яшəгəн.
Ва-кыт-лы-ча!
– Алайса, кем җиңгəнен ничек хəл итəбез, монда казый
юк.
Кəүсəриянең йөзен тантаналы елмаю балкытты:
– Ə мин сиңа ничья тəкъдим итəм. Дуслык җиңде!
– Вəт монысы дөрес, ур-ра! – дип кычкырды Таймас.
Тиздəн аларны алырга дип Туктар да килеп җитте.
Таймас янə дə хəйлəлəгəн икəн, бер атнадан килеп ал дип,
Туктарга əйтеп куйган, ə Кəүсəрияне бер айга килəбез дип
пошаландырган иде.
Таймас гел шулай яшəде инде ул, гадəттəн тыш хəллəр
аның өчен гадəти хəл. Төрле маҗараларга юлыкты һəм ха-
лык телендə күп сүз тудырды. Бермəлне суга батучыларны
коткарды, икенче тапкыр сабантуйда туры колгага песи ке-
бек кенə үрмəлəп менеп халыкны хəйран калдырды.
Туктарның сөйлəклəре дə халык арасында таралды.
Бервакыт шулай болар кабан дуңгызы ауларга бара.
Ерткыч яткан җирне чамалап, ике яклап килəлəр.
Куаклыкларны ерып чыгып, берни дə тапмый кечкенə
акланда очрашалар.
– Бернəрсə дə күрмəдем. Юктыр, ахры, – ди Туктар.
Ул сүзен дə əйтеп өлгерə алмый, Таймас мылтыгын туп-
туры Туктарның маңгаена төзи дə атып та җибəрə. Егет таш
шикелле катып кала, ни үле, ни тере.
– Н-ни-ш-лисең, Т-т-аймас җизни? – дип тотлыга ул.
– Артыңны карап йөр, – ди Таймас тыныч кына.
Туктар əйлəнеп караса, олы бер кабан дуңгызы тыпыр-
чынып ята, имеш. Əгəр Фазылханов берничə секундка
соңлаган булса, Туктар беткəн булыр иде. Азак егетебез
сөйлəп йөргəн: “Таймас абыйның пулясы колакка ышкылып
үтте, җиле чəчлəрне тузгытты, шулкадəр төз ата икəн!” –
дип əйтə ди.
Менə шундый ул Таймас – балыкчы, фотограф, шах-
матчы, чаңгыда йөгерүче, кирəк булса, биюче һəм мəзəк
сөйлəүче. Идеаль кеше булмый, дилəр. Андый сүзне яши
бемəгəн, бəхетлəре ташудан йөрəге рəхəтлəнеп сулкылда-
маган бахыркай адəмнəр əйтəдер, тик Кəүсəрия түгел.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1