Ай нуры. Повесть (1)
Браконьерлар болай əллə кайдан килгəн кешелəр түгел икəн, моннан биш-алты чакрымда гына утырган Комъяр авылы егетлəре – “үз” кешелəр булып чыкты...
Идел өстендə
Төн. Ай. Тынлык. Хəтта камышлар да кымшанмый,
əйтерсең дə җилнең дə кайдадыр оясы бар. Шунда кереп
йоклаган да ял итə. Бары тик ай гына йокламый. Дөньяга ул
бердəн-бер хаким. Карачы, ул су өстенə көмештəн туп-туры
юл салып куйган. Су анасы өченме бу юл, берəр фəрештə
өченме? Бу юл пыяладай тигез су өстендə шулкадəр ачык,
шул тиклем дə чын күренə һəм дə ышандыра: менə, яр
читеннəн эрерəк атлап көмеш сукмак өстенə бас та, атла
да кит.
Лəкин, шулай да йокламаучылар ай гына түгел икəн.
Дөньяда браконьер дигəн килбəтсез, имəнеч зат бар. Менə
алар йокламый торган ерткыч инде. Шундыйларның берсе,
əнə, үзенең барлыгын да белдерде. Башта сак кына, чак
кына дигəндəй, ишкəк тавышы ишетелде. Браконьерлык
итəргə чыккан, ə ишкəк беркетмəсенə бер-ике тамчы май та-
мызырга башы җитмəгəн, дип уйлап алды Таймас. Тавышка
караганда, бу Гыймад карт булырга тиеш. Хəзер ул ай сук-
магына җитəчəк һəм шулчакта ачык күренəчəк. Таймас
кулына биноклен алды. Дөрес чамалаган, бу Гыймад иде.
Көмеш юл нурын кискəндə аның бөкрəеп торган какча
гəүдəсе генə түгел, кырын салган башлыгы, тəмəке исе
сеңдергəн мыегына кадəр ачык күренде. Приколга китеп
бара. Ярый, барсын, тотылмаган – бур түгел. Балык тотсын
башта, ə кайтканда Таймас аның үзен элəктерер.
Инспектор күзлəрен йома. Ай нурын аның икенче төрле
итеп тə күргəне бар. Бүген бу күк җисеме стенага эленгəн
көзгедəй бер урында тора, ə самолетта очканда янəшə бар-
ган кебек күренə. Нинди генə тизлектə очма, ай бер генə
чеметем дə артта калмый – гүя ул самолет белəн бербөтен,
күзгə күренмəгəн ниндидер көч аларны бергə бəйлəп куй-
ган. Бары аэродромга төшкəндə генə ай үз урынында, бо-
лытлардан өстə торып кала.
Җиргə төшеп баскан очучыга əле генə самолет
белəн тиңгə-тиң очкан айның хəзер инде кара күк йөзендə
кадакланган кебек торуын күрүе гаҗəптер, мөгаен. Ə йол-
дызлар! Алар эре, якты һəм бик тə чын кебек, гүя само-
летны бераз югарыга күтəрсəң, ул йолдызларга бəрелə
башлар, һəм алар, бриллиант кисəклəре шикелле, чык-чык
килеп, очкыч тəрəзəсеннəн каклыгып очарлар кебек. Əллə
киресенчə, самолет үзе кыйралып төшəрме? Бу хис кайчак
шулкадəр чын тоела, хəтта самолетны өскə күтəреп, йол-
дызларга бəрдереп карыйсы килə башлый.
Өстə – йолдызлар, аста – утлы кузлар. Шəһəрлəр, авыл-
лар, сибелеп яткан куз-күмер кебек, янып артта кала. Бу ут-
лар инде йолдызлар кебек салкын түгел, алар кеше кабыз-
ган утлар. Анда җылылык, анда яктылык, анда ныклы җир,
анда ышанычлылык. Шуңа да, күк йөзе никадəр генə ым-
сындыргыч булмасын, очучы, аэродром катысына төшеп
баскач, җиңел сулап куя.
Балык саклау инспекторының да эше, чак кына булса да,
шуңа охшаш. Төнге караңгылыкта моторлы көймəдə алга
томырыласың, баш өстендə шул ук йолдызлар, алар, суда
чагылып, күк йөзенең бер күчермəсен тəшкил итə. Җиһан
күзе шикелле мəңгелек каравылчы – ай да ияреп йөри,
аста – кара су, самолет сыман ук көймə дə чайкала, де-
релди, гүли, хəтта, тере җан ияседəй, көчəнə кебек. Тик, биредə
аеруча сак булырга кирəк, елганың ике яры, утрау, борылма-
лары, дигəндəй. Күзеңне ачып бармасаң, бəлагə таруыңны көт
тə тор. Җитмəсə, кызганычка каршы, елга өстендə син берүзең
түгел, браконьерлар барда һич тə төн матурлыгына хозурланып,
иркенлəп йөреп булмый.
Таймасның уйларын дөреслəгəндəй, көнчыгыштан гыжыл-
даган тавыш ишетелде. Бу гыжылдауның нəрсə икəне билгеле
– көймə моторы. Безнең Рəсəй моторлары балта белəн чапка-
лап эшлəнгəнмени, тавышы əллə кайдан ишетелə. Бу кемгəдер
ошамыйдыр, ə менə балык сакчылыгы инспекторлары тавышлы
көймəне “ярата” инде – элəктерүе җиңелрəк. Тик, соңгы елларда
браконьерлар япон моторлары белəн кораллана башлады, алар
инде əнə шул гыжылдаудан артык тавыш чыгармыйлар.
Бу көймə зур гына иде, ике кеше утырган. Алар ай сукмагын
кисеп үтүгə Таймас та кузгалды. Тик, моторын кабызмады – ку-
лына ишкəклəрен алды, браконьерлар ишетеп калса, инспектор
килə дип түгел, ə үзлəре шикелле үк бер туймас тамак йөри дип
уйлаячаклар.
Менə Мөслим белəн Ураз ятьмəнең камышлык ягындагы ба-
шын табып, аны сак кына күтəрə барып, бер-бер артлы балы-
кларын ычкындыра башладылар. Эре генə корбан балыкла-
ры элəккəн, берничə чуртан, судак бар. Болар, эшкə мавыгып,
сизми калдылармы, əллə инспектор шайтан кебек су астыннан
килеп чыктымы, кинəт күзлəрен камаштырып фара яктысы си-
белде һəм котларын алып рупор аша əйтелгəн сүзлəр яңгырады:
“Балык бармы, егетлəр?!”
Мөслимнең кулыннан ятьмəсе төшеп китте, ə Ураз, тиле кеше
сыман: “Бар,” – дип куйды. Су сакчысы көймə моторын бер
үкертте дə, болар янына килеп туктады.
– Булса, ягез əле, тиз генə минем көймəгə аударыгыз.
Браконьерлар болай əллə кайдан килгəн кешелəр түгел
икəн, моннан биш-алты чакрымда гына утырган Комъяр авы-
лы егетлəре – “үз” кешелəр булып чыкты. Болардан куркырга
кирəкми, тамак хакына авыр җинаятькə бармаслар, шуңа кайчак
Таймас мондыйларга йомшаклык та күрсəтеп куя иде. Бу юлы
да ул биш-алты эре балыкны үзлəренə калдырырга рөхсəт итте.
– Ə ятьмəгезне җыеп тиз генə миңа бирегез инде, дуслар.
– Алмагыз инде, иптəш инспектор, карап торган байлыгыбыз
шул бит безнең.
– Без браконьерлар да түгел инде, мохтаҗлыктан гына чыккан
идек, – дип акланды икенчесе. – Леспромхозны бетергəч, эшсез
калдык, ачка үлеп булмый ласа!
– Юкны сөйлəмəгез, егетлəр, əйдəгез, алайса, бу балыкларны
үлчəп карыйк, бозау авырлыгы бар монда. Димəк, сез бер бо-
зау суйган кадəрле итле булгансыз. Ел буена ничə тапкыр бо-
лай тотасыз? Исəплəсəң, бəлəкəйрəк бер көтү мал итен ашап
бетерəсез булып чыга. Ачка үлү түгел, бер авыл бирəнне аша-
тасыз, ахры. Акча юк, дисəгез, көймəгездə япон моторы. Аның
күпме торганын белəм мин.
– Анысын Себердəге абый алып биргəн иде. Елга буенда яши-
сез бит дип, күрсəткəн игелеге инде.
– Мин дə игелек күрсəтəм, көймəгез, моторыгыз үзегездə кал-
ды, өйдə ятьмəгез тагы да бардыр. Əгəр бəхəслəшсəгез, əйдə,
протокол төзибез, бу эшегезнең күпмегə төшкəнен күрерсез.
Булдыксыз кəсепчелəрне озатып җибəргəч, Фазылханов уйга
калды. Бу егетлəр нишлəп əле үз авыллары янында балык тот-
мыйча монда килгəннəр? Кичə урамда милиционерлар белəн
сөйлəшеп торганда Комъяр авылы янына барам, дип əйткəн
иде шул. Димəк, шулар арасында бу авыл кешесе дə булган
һəм боларны кисəтеп куйган. Ə бу комсызлар, Камышлы култык-
ка килгəннəр. Янəсе, инспектор безнең якта йөри, ə без монда
иркенлəп балык тотабыз.
Əйе, Комъяр авылы янында бер-ике төн булырга туры килə,
дип əйткəн иде Таймас, ə соңгы минутта ниятеннəн кире кайт-
ты. Болай бик шəп килеп чыкты ласа, əгəр браконьерларның
үз “колаклары” бар икəн, андый кешелəрне ачыкларга
кирəк. Көндез, җаен китереп, бүген төнлə шул төшкə барам
əле дип ычкындырасың да, үзең бөтенлəй икенче җиргə
килəсең, каракларны аулыйсың. Ярар, тəҗрибə шулай
җыела торгандыр инде ул.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1