Каршы алып булмый таңнарны.
Сугыш тегермәне берәм-берәм
Кыя гына яп-яшь җаннарны...
Берәү һәлак булган дип елыйбыз,
Ул берәүләр хәзер күпме соң...
Һәр өйдәге аерым кайгыларны
Газиз ана ничек күтәрсен?!
Хаклык эзли бүген кайберәүләр:
Ул батырлар кемне җиңә соң...
Өстәгеләр белеп эшлиме икән,
Гади халык атын җигәсен?!
Кеше кайгылары иртән керсә,
Кичен чыккан сыман тоела...
Сугыш җиле тынмый һәр таң саен
Чират көтми, җаннар кыела.
Көтмәгәндә, кайгы килсә илгә,
Бергә күтәрергә була аны.
Аерым хәсрәт күрсәң, баш иелә,
Телемнәргә бүлеп кисә җанны...
Вакытыннан алда бала җирләп,
Ана йөрәкләре уела;
Калган гомере газиз улын уйлап,
Канлы яшьләр коеп узыла.
Гомерләрне бик кадерле дибез,
Очсызланды микән кеше җаны...
Киләчәктә яхшы хәбәрләрдән
Каршы алып булырмы соң таңны?!
Элек унбиш җөмхүрият булып,
Ничек тату яшәгәнбез икән...
Аерылганны аю ашаганмы,
Дуслыкларны хәзер кемнәр кискән?!
Бер Раббыма сыенабыз бүген,
Гөнаһларны безнең кичер, дип.
Кул кушырып, кат-кат дога кылып,
Шушы кан коюны бетер, дип...
"Киек каз юллары" җырын тыңлыйм,
Яуга китүчеләр – кош кебек...
Казлар китте, ә мин моңаюдан
Былбыл эзлим дөнья бетереп…
Гөлнур Мөхәммәтханова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2