Предыдущая публикация
Әткәй киткәч...
Әткәй кигән кием әле һаман
Элгечләрдә тора эленеп.
Киткәненә күпме гомер үтте -
Юк, булмый бит, булмый күнегеп!
Килеп керер дә күк салмак кына,
Сагыныплар карар, яратып.
"Минекеләр! - дияр. - Ми - не - ке - ләр!"
Бераз гына алыр мактанып...
Һәм сорашыр тормыш хәл-әхвәлен:
"Бу дөньяда нинди яшәеш?"
"Бирешмәгез! - дияр. - Кайгырмагыз:
Куласага хас ул әйләнеш."
Элгечләрдә көткән киемнәрен
Алыштырып кына кияр дә:
"Урманнардан урап кайтыйм", - дияр,
Атын җигеп китәр печәнгә,
Безне калдырыр да көтәргә...
Көтәргә...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1